Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ырынбурда фехтование буенча узган матч очрашуларыннан Сабаның яшь спортчылары медальләр белән кайттылар

26- 27 август көннәрендә Ырынбур шәһәрендә Башкортостан һәм Татарстан Республикасы спортчылары арасында фехтование буенча матч очрашулары, шулай ук Олимпия уеннарының бронза чемпионы Ренал Ганиевның мастер-классы узды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

2011 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында А категориясендәге иң көчле финалда Фазлиева Амалия (Б. Сабасы) көмеш призер булды.

А финалында малайлар арасында Садыйков Зөлфәт (Б. Сабасы) җиңүче булды, көмеш медальне Абдуллин Булат (Б. Сабасы) яулады.

Кызлар арасында В финалында җиңүчеләр - Попова Альбина (Б. Сабасы), бронза призерлары- Фәтхуллина Илвина һәм Шәймәрданова Айсылу (Б. Сабасы).

Малайлар арасында финалда бронза призеры Попов Данил (Б. Сабасы) булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев