1 сентябрь — Белем көне белән!
Бәйрәм котлавы
Белем көне- беренче сыйныфка баручылар, укучылар, укытучылар өчен генә түгел, һәркем өчен иң тантаналы,кадерле бәйрәм. Әлеге көн турындагы якты хатирәләр безне гомер буе озата бара. Тәүге кыңгырау чыңы мавыктыргыч белем дөньясына дәшкән яңа уку елы кызыклы вакыйгаларга, иҗади табышларга, күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә бай булсын. Укытучыларга һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларга максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата-аналарга балаларының уңышларына горурланып яшәүләрен, һәммәгезгә дә сәламәтлек телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев