Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

12 май- шәфкать туташлары көне

Шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар.

   Россиядә беренче тапкыр шәфкать туташларының эше Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен башкаралар. Әмма бөек полководчы вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү авыр.  Хастаханәләрдә барлык эшләрнең 80 проценты диярлек нәкъ менә алар җилкәсенә туры килә. Әмма әлеге авырлыклардан курыкмаган шәфкать ияләре бик күп.

Бәйрәм уңаеннан шәфкать туташларыбызга сәламәтлек, гаиләләрендә иминчелек, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев