Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

18 майдан республика буенча “Мотоцикл” операциясе старт алды

Агымдагы елның маенда Татарстан территориясендә әлеге категория йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 6 проценттан күбрәккә арткан.

18 майдан республика буенча “Мотоцикл” операциясе старт алды

Дәүләт автоинспекциясе 18 майдан 27 майга кадәр республика территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы үткәрелүе турында  хәбәр итә.

Агымдагы елның маенда Татарстан территориясендә әлеге категория йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 6 проценттан күбрәккә  арткан. Кагыйдә буларак, әлеге транспорт чараларын йөртүчеләр һәм пассажирлар алган җәрәхәтләр бик авыр була.

Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү,  юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очракларын булдырмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактик чаралар комплексын көчәйтәчәк. «Мотоцикл» операциясе кысаларында автоинспекторлар мототранспорт йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаячак, шулай ук саклану экипировкасын куллануны һәм әлеге категория транспорт чараларын йөртүчеләрнең иминлек чараларын үтәвен пропагандалаячак.

Шулай ук автоинспекторлар балалар һәм яшүсмерләрнең мондый төр транспорт белән идарә итмәвен контрольдә тотачак. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән профилактик эш алып бара, балаларның яшен, машина йөртү таныклыгы булу кирәклеген һәм транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен исәпкә алу мөһимлеген искәртә.

 

Автоинспекторлар өлкәннәрне балигъ булмаганнарның мөстәкыйль рәвештә руль артына утыру омтылышларын контрольдә тотарга һәм булдырмаска, аларның автомобильләр һәм мотоцикл ачкычларын кулга  төшерү мөмкинлеген чикләргә, тиешле хокукы һәм йөртү күнекмәләре булмаган килеш скутерлар белән идарә итүне тыярга чакыра.

Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәртә: балигъ булмаган йөртүче (16 яшькә җиткән очракта) идарә итү хокукыннан башка мопед, скутер, мотоцикл яки автомобиль белән идарә иткән өчен РФ КоАПының 12.7 маддәсе 1 өлеше нигезендә 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф каралган.

“Шулай ук үткәрелә торган операция кысаларында шәхси мобильлек чараларын кулланып йөрүче затлар тарафыннан кылынучы хокук бозуларны профилактикалауга да игътибар биреләчәк. Мотоцикл – яшьләр транспорты. Аңлы рәвештә юл кагыйдәләрен бозу аркасында юл-транспорт һәлакәтләренә алар ешрак очрый. Операция барышында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга да игътибар биреләчәк”, – дип хәбәр итә ДАИның  район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын  вакытлыча башкаручы  Илнур Насыйбуллин.

Ясалма  фәһем  фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев