Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2 декабрь - банк хезмәткәрләре көне

Банк хезмәтеннән файдаланмаган кеше бармы икән? Барлык түләүләрне банк аша башкарабыз, ипотека, кредит түлибез...Шуңа да бу өлкәдә хезмәт куючыларны бүгенге һөнәри бәйрәмнәре белән котламый калып булмый!

  Банк хезмәткәрләре көне Россия финанс-кредит оешмаларының барлык хезмәткәрләренең рәсми булмаган бәйрәме 10 ел элек гамәлгә керә. 1990 елның 2 декабрендә «Россия Федерациясе Үзәк Банкы (Россия Банкы) турында»гы һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында»гы федераль законнар кабул ителә, алар заманча банк системасын формалаштыруга нигез сала. Россиядә банк системасы тарихы 1733 елда императрица Анна Иоанновнаның «Монетконторасыннан акча займы кагыйдәләре турында»гы указыннан башлана. 1754 елда императрица Елизавета Петровна күрсәтмәсе буенча Петербургта һәм Мәскәүдә Дворян заем банклары, шулай ук Петербургта Купеческий банклары ачыла. Алар дворяннарга һәм сәүдәгәрләргә кредитлар бирә. 1786 елда алар таркалган, ә аларның базасында Дәүләт заем банкы булдырыла.

Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле банк хезмәткәрләре! Эшләрегез гөрләп барсын, рәхмәтле  клиентларыгыз күп булсын!

Язманы әзерләгәндә  файдаланган чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98316/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев