Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне

Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр...

 26 апрельдә халкыбыз  үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукай туган  көнне зурлап билгеләп үтә. Аның иҗатына багышланган чаралар оештырыла, шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Безнең барыбызда да берникадәр шагыйранәлек  яши, чөнки без моңлы-шигырьле, халык, без – Тукайны укып үскән  буын. Сабабызның иҗатташ дусларыбыз шигъри язмаларын юллаган редакция бинасы  урнашкан төп урамы да Тукай исемен йөртә. Аның үлемсез иҗаты безнең күңелләрдә бөреләнә, шагыйрьне халыктан аерып ала торган көч юк. Шигърияткә мәхәббәт Тукай  аша килә. Күпләр – олысы һәм кечесе иҗат рухы белән яши. Бүгенге сәхифәбез дә моның ачык мисалы.

Тал песие язмышы

Әнисеннән (бәлки әбисеннән?)

Сорап алдым әле кунакка.

Өч көн үткәч, юк, дип

                    борчылгандыр,

Калдылар, дип, ахры, озакка.

 

Кояш чыгып иртән, көн яктыргач,

Йомшак кына дәшеп, көткәндер,

Кояш баеп, офык алсулангач,

Моңаюдан яшен сөрткәндер.

 

Кунакта бит башта рәхәт була –

“Пескәйләр” дә көлеп тордылар,

Тәрәз аша дөнья күзәттеләр,

“Менә – без!” – дип авыз ердылар.

 

Тик бу хисләр тышкы ялган булган,

Сагындылар әнкә талларын.

Йөзләренә төште сагыш төсе,

Юксындылар инеш ярларын.

 

Тамырлары хәзер ялганмас шул,

Матур савыт сулы булса да...

Сыйпамады язмыш

                    “йомшагым”, дип,

Тал песие булып туса да.

Сөмбелә Ибраһимова.

 

Шәл бәйләдем

Шәл бәйләдем, шәл

                    бәйләдем,

дип җырлый  идек  элек.

Хәзер дөньялар буталды,

Җыр да үзгәрде кебек.

 

Зур  клубларга  җыелып

Бүген дә шәл бәйлиләр:

Сугышка ятмә үрәләр

Кызлар, апа-әбиләр.

 

Шул арада белешәләр–

Ничек солдат хәлләре.

Кайсы ялга  кайтып киткән,

Кайсының юк хәбәре.

 

Ә соңыннан бергәләшеп

Дога  кыла  апалар.

Яу кырында күп егетләр

Окопларда  яталар.

 

Тизрәк бетсен бу афәтләр,

Тормыш юньгә әйләнсен.

Әби-апалар җыр җырлап

Мамык шәлләр бәйләсен.

Ринат Сафиуллин.

 

Сандугачым

Сандугачым да  сайрыйдыр

Кунып тал куагына.

Сезне  сагынып  кайттым әле

Туган-үскән ягыма.

 

Сандугачлар сайрап  оча

Агымсу буйларында.

Иртән торсам, кичен  ятсам

Сез минем  уйларымда.

 

Сандугачлар иртән  сайрый,

Сызылып таңнар атканда. 

Күңелемә шатлык тула

Туган  якка  кайтканда.

 

Сандугачым, очасыңмы

Май  җилләре искәндә.

Күңелемдә җырлар туа

Дуслар искә төшкәндә.

Фаһимә Мостафина.

 

“Саба  чишмәләре”нә

Әй,  чибәр,  уңган

                    егетләр,

Барысы да гармун  уйный.

Еракларга моң тарала,

Клубка гына сыймый.

 

Кулларында  тальян гармун,

Сыздыралар  узышып.

Алкышлап  утырып  сезне

Куллар бетте  кызышып.

 

Саба  чишмәләре дигәч,

Ишетәм  су  агышын.

Сез җырлаган  моңлы  җырлар

Яшьлектәге  сагышым.

 

Тере  тавышка  җырлыйсыз,

Осталар сез барыгыз.

Кая гына  китсәгез дә,

Күңелемдә калыгыз.

 

“Саба  чишмәләре”н тыңлап

Чүт кенә еламадым.

Уйныйлар  да,  җырлыйлар да,

Сокланып туялмадым.

 

Биегәндә тыпыр-тыпыр

Идәннәр  сыгылмады.

Гармунчының бармаклары

Армады да, талмады.

 

Картлар  яшьлегенә кайта,

Әби-бабай димәссең.

Күзләр генә тимәсен дип

Алкышларга күмәсең.

 

 Картаерга  уйламагыз,

Сәхнәдә үтсен гомер.

Рәхмәт әйтсен тамашачы

Иҗат чишмәсен күреп.

 

Тере тавышка  җырлаучы 

Калды хәзер бик сирәк.

Мәңге  яшь  калсын күңелләр,

Җырлап  яшәргә  кирәк.

Зәнфирә Миңнебаева.

 

Җанга якын чишмәләрем!

"Буралы" чишмәне урап,

Йөгергән бала чагым,

Ут чәчәкле үзәннәрдә

Күңелемнең бер кисәге

Кителеп калачагын

 

Уйламаган шул, ваемсыз,

Тиктормас бала чагым!

Еллар узгач, йөрәгемнең

Эзләремне эзләп, шунда

Әйләнеп кайтачагын!

 

Сөю утында янганда,

"Камалый"га серем чиштем

Әрнегән йөрәгемнең...

Юдым аның саф суында

Мин яшьле күзләремне...

 

"Бөтнек" чишмәсе, гомернең

Саф бала чагын күрдең!

Яшьлегемдә сиңа килеп:

"Мәңге онытмамын!"-диеп,

Үз-үземә сүз бирдем!

 

Йөрим әле авылымның

Шул чишмәләрен барлап.

Алар һаман челтер-челтер,

Туктамый  ага икән!

 

Безнең генә гомеркәйләр 

Азаеп бара икән!

Ник узып бара икән?!

Әлфинур Вафина.

 

И,  яшьлегем,  кайтчы  кабат

Офыкларга,  йолдызларга

Талды  карап   күзләрем.

Хыялларда   яна-яна

Яшьлегемне  эзләдем.

 

Әй,  яшьлегем,  кайтчы

                    кабат,

Юлларыңда туктал  да.

Уралдырып  сагышларга

Томаннарда  югалма.

 

Үткәннәрдә   ялгышлар   күп,

Өти җанны  сагышлар.

 Ялгышлардан  йола  алса,

Икән безне  язмышлар.

 

Артта  калсын  ак томаннар,

Айлы булсын төнебез.

Язмышларга  куанычта

Туса икән көнебез,

 

Әй,  яшьлегем, үттең

                     киттең,

Сиздермәдең, югалдың.

Эзләсәм дә, таба  алмый

Моң-сагышка  уралдым.

 

Арала  син моң-сагыштан,

Әрнемәсен   йөрәкләр.

Әй,  яшьлегем,  кайтчы кабат,

Кабул  булсын теләкләр.

 Хаҗинур Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев