26 май - Россия эшмәкәрләре көне
Ул РФ Президенты Указы нигезендә 2007 елдан билгеләп үтелә.
Максатчан,тырыш,тәвәккәл, тормышта үз урыннарын тапкан, районның социаль һәм икътисади үсешенә, иганәчелек һәм хәйриячелек эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертүче эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Сез төрле программаларда катнашасыз, проектларыгызны тормышка ашырасыз, яңа эш урыннары булдырасыз. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга да сезнең ярдәмегез әйтеп бетергесез зур. Игелекле гамәлләрегез өчен рәхмәт җиткереп, сезгә нык сәламәтлек, максатларыгыз,яңа идеяләрегезнең уңышлы тормышка ашуын,гаиләләрегезгә иминлек телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев