46 ел буе хат ташучы булып эшләүче Римма Әхмәдуллина: «Хезмәтемнең бер авырлыгын да күрмим, шуңа яратып эшлим»
Һәрбер хезмәт мактауга лаек. Әмма араларында аеруча хөрмәткә лаеклылары бар. Сүзем – авыл почтальоннары - гади хат ташучылар турында.
Иңнәренә зур сумка асып йорт саен газета-журнал таратучы гади хезмәткәр генә түгел, авылда һәркемне танып белүче, кемнең туган көне, кем улыннан хәбәр көтә, ә кемгә җылы сүз ишетү мөһимлеген дә хәтерли торган кешеләр алар. Шәмәрдәндә яшәүче, шушы хезмәткә 46 еллык хезмәт юлын багышлаган Римма Әхмәдуллина да авылдашлары өчен нәкъ шундый якын кешегә әверелгән.
Шәмәрдән почта бүлекчәсенә ул урта мәктәпне тәмамлауга килә. Читкә чыгып бәхет эзләп йөрми, гомерен шушы туып-үскән җир белән бәйли. “Мәктәпне тәмамлагач, бер-ике ел гына эшлим дип кергән идем, шушында төпләнеп калдым. Инде лаеклы ялга чыкканга да 8 ел үтеп киткән икән. Эшли башлаган елларны хәзергесе белән чагыштырсаңмы... Почта Казаннан атнага 5 тапкыр тимер юл аша килә, аны иртәнге 4тә ат җигеп барып алабыз (күршедә генә конюшня бар иде). Поезд тукталышта нәкъ 3 минут тора. Бушатырга ничек җитешкәнбездер, ул заманнарда газета-журнал яздыручы күп, хатлар, посылкалар алдыручыларны әйткән дә юк. Аннары бушаткан бер олау “йөкне” яңадан бинага алып кайтып бүләбез. Әйтәм бит, таратканда газета-журналлар бер сумкага гына сыймый иде ул чорларда. Юллар да хәзерге кебек асфальт түшәлгән түгел, резин итек белән шактый еллар саз-пычрак ерып йөрергә туры килде. Ничектер шулай эшләнелгән, зарлануны белмәдек. Шул эшемне яраткангадыр инде...”, – дип искә ала беренче хезмәт елларын Римма ханым.
Бүген ул Шәмәрдәннең Совет, Азино, 9 май, Комсомольская, З сентябрь, Төзүчеләр, М.Горький, Газовиклар – барлыгы 9 урамга газета-журнал өләшә. Атнасына 5 көн эшли, абунәчеләрен көндәлек яңалыклардан мәхрүм калдырмас өчен, матбугат чараларын вакытында таратырга омтыла. Көнгә ничә чакрым ара узганын үзе дә төгәл генә әйтә алмый. “Халык газета-журналларга теләп языламы соң?” – дип кызыксынабыз. “Әйе, әлегә язылалар. Үзем абунәчеләргә 1 мең 100 данә газета-журнал таратам. Дөрес, подписка чорында яңалыкларны телефон аша укыйм дип басма матбугаттан баш тартучылар да булгалый. Шулай да әлегә өстенлек абунәчеләр ягында. Интернеттан укыган - бер, ә үз кулыңа газетаны тотып уку бөтенләй башка диләр. Үзебезнең “Саба таңнары”, "Акчарлак", "Ирек мәйданы"на күп язылалар. Рус телендәге басмаларны алдыручылар да бар. Әйтик, “Советская Россия” газетасы, “Тайны ХХ века”, “И жизнь, и слезы и любовь” эксклюзив басмалар, балалар өчен “Мурзилка” журналының да үз укучылары бар. Балалар дигәннән, үзебезнең “Салават күпере”, “Сабантуй” журналларын да яратып укыйлар", – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. Белгәнебезчә, хат ташучыларга пенсия, субсидия өләшү, утка, газга акча җыю кебек хезмәтләр дә йөкләнгән. Римма ханым 150 кешегә пенсия, 60 кешегә субсидия тарата, 1 айга 200 ләп заказлы хат өләшә. “Әлеге хезмәтнең бер авырлыгын да күрмим. Һәр өйдә көтеп торалар. Әзрәк тоткарлансаң, шунда ук барлый башлыйлар, борчылалар. Аннары безгә товар сату да йөкләнгән бит әле. Өлкәннәргә, чәй, печенье, конфет, консервалар алып чыгам, үзләре дә кирәк товарларга заказ бирәләр. Айга 15 мең сумлык товар сатыла” – ди ул, канәгать елмаеп. Шәмәрдән почта элемтәсе начальнигы Асия Фәтхуллина да Римма ханымның хезмәтеннән канәгать булуын яшерми. “Бүлекчәбездә 6 участокка 5 хат ташучыбыз бар. Римма Әхмәдуллина араларыннан иң тәҗрибәлесе, үз эшен нык яратучы һәм үтә дә җаваплы хезмәткәр. Ел саен үзенә бирелгән планны үти, төгәл. Бу хезмәттә һәр кешегә аерым якын килеп аралашу, оста психолог булу да сорала бит әле. Ә Римма Самиговна хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә төшенгән. Аны абунәчеләр дә яраталар” – ди ул. “Хезмәтем үземә бер олы юаныч, яраткан шөгыль дип әйтә алам. “Яраткан эш – ярты бәхет”,- диләр бит. Тагын бер олы бәхетем – ул минем улым. Хәзер ул гаиләсе белән Казанда яши, 3 оныгым бар. Мин алып килгән газета-журналларны кулларына алып, мине җылы сүзләр белән телгә алган авылдашларыма, бергә аңлашып эшләгән хезмәттәшләремә үзем дә бик рәхмәтлемен", – ди язма герое. Без дә үз чиратыбызда, озак еллар газетабызны яраткан абунәчеләребезгә илтеп тапшырган хат ташучыга игелекле хезмәтендә уңышлар телибез һәм алдагы елларда да абунәчеләре кимемәсен, киресенчә, артсын гына дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев