Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

90 яшен каршылаган Сәгыйдә апаның тәрәз төбе һәрвакыт шау чәчәктә

Юбилярга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова район башлыгы исеменнән Котлау хаты тапшырды, шулай ук Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев, Мичән төп гомум белем бирү мәктәбе директоры Делюс Закиров та ихлас тәбрикләүләрен җиткерделәр.

 

Сагыйдә Шәрифулла кызы Садыйкова 1933  елның 15 ноябрендә Яңа Мичән  авылында гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 1941 елда беренче сыйныфка укырга керә. Дүрт ел мәктәптә укыганнан соң колхоз эшенә йөри башлый.Сугыш башланганда аңа нибары 8 яшь була. Әтиләре сугышка китә. Гаиләдә олы бала булгач, ул укуын дәвам итә алмый,  эшкә чыга. Фермада сарыклар карый, сыер савучыларга да булыша, амбарда эшли, чөгендер, бәрәңге басуларын эшкәртүдә катнаша.

1949 елда гаиләләре белән Амур якларына яшәргә китәләр. Сәгыйдә апа Хабаровскида урман кисүдә катнаша. 3 елдан энесе Рәхимулла белән яңадан туган авылына кайтып фермага бозау караучы булып эшкә урнаша. Шул елны аларны Лаешка урман кисәргә алып китәләр,алдагы 2 елы шунда уза.

1957 елда Яңа Мичән авылында яшәүче Мөзәкир Зариф улына кияүгә чыга. 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Яңа Мичән мәктәбендә 20 ел җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Үз эшен яратып, намус белән башкара. Сәгыйдә апаның олы кызы Ләбибә Яшел  Үзәндә, кызы Рәфинә Казан шәһәрендә яши. Улы Әнәс Яңа Мичән авылында гомер итә. 

Тормыш иптәше Мөзәкир 2006 елда вафат була. Сәгыйдә апа хәзерге көндә кызы өендә гомер кичерә. Саулыгыннан зарланмый, яз җитте исә бакчасында эшли, төрледән-төрле яшелчәләр үстерә. Тәрәз төбендәге гөлләре  һәрвакыт шау чәчәктә аның. Саулыгына шөкер итеп, сөенеп, бәхетле гомер кичерә. Капкасыннан кеше өзелми, үзе һәрвакыт ачык йөзле, аңа карап сокланмаган кеше юк. Бүгенге көндә 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Авылда яшәүче балалары көн дә килеп, читтә яшәгәннәре шалтыратып, кунакка кайтып хәлен белеп  торалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев