Нарколог Илшат Мортазин: «Алкоголь бәйлелегенә дучар булганнар үзләренең авыру икәнлекләрен белмиләр...»
26 июнь- наркотикларга каршы көрәш көне
Татарстанда хәзер спиртлы эчемлекләрне чамасыз кулланучыларның наркология паспортлары формалаштырыла.
2024 елның декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикада ул 11724 кешедә бар. Безнең районда “А” рискы реестрына 744 кеше кертелгән. Алкоголизмнан интегүчеләр 99, бәйлелек синдромы булмаганнар – 63 кеше. Яшенә, җенесенә, социаль хәленә карамастан, теләсә кем эчкече булып китә ала. Әмма кайберәүләр хәмер капкынына бик тиз төшә. Әйтик, әти-әниләре эчкече булган балалар 6 тапкыр тизрәк алкоголикка әйләнә. Унбиш яшенә кадәр исерткеч кулланып караучыларның да алга таба тормышында алкоголь белән бәйле проблемалар туа. Әгәр дә бер генә гаилә бәйрәме дә спиртсыз үтми икән, яшүсмернең ата-ана үрнәгенә иярмәү мөмкинлеге бик аз. “Син мине ихтирам итәсең бит”, “Бу уңайдан эчмәү гөнаһ” дигән сүзләр еш әйтелә торган компаниягә эләгүчеләрдән дә аракы колы булып китү ерак йөрми.
Алкоголь бәйлелегенә дучар булганнар үзләренең авыру икәнлекләрен белмиләр. Ул нерв системасын гына түгел, бөтен органнарны да зарарлый. Аракыдагы этанол кан белән бавырга эләгә һәм ферментлар тәэсирендә канцероген үзлекле ацетальдегидка әверелә. Ул үз чиратында ацетатка таркала. Геннарга бәйле рәвештә ферментлар акрын да, тиз дә эшләргә мөмкин. Аларның активлыгын генетик тикшерүләр ярдәмендә билгеләргә мөмкин. Алкогольнең агулы продуктлары туплану дәрәҗәсе ферментларның эшләү тизлегеннән тора. Аз гына хәмердән дә исерү һәм җитди патологияләр килеп чыгуы аларның начар эшләве турында сөйли. 2023 елда безнең районда составында спирт булган сыеклык эчүдән агуланып – 4, былтыр 3 кеше үлде.
Әгәр наркологта кабул ителүгә килүченең алкогольне күп куллануына шик туа, әмма пациент моны кире кага икән, этанолга һәм аның таркалу продуктларына анализ алырга мөмкин. Этанолны организмда аракы эчеп 12 сәгать узганнан соң гына ачыклап булса, этилглюкуронид канда – 5 көн, ә фосфатидилэтанол 3 атнага кадәр саклана.
Алкогольдән дәвалану пациент ихлас рәвештә аңа бәйлелектән котылырга теләгәндә генә нәтиҗә бирә. Ул комплекслы булырга тиеш һәм күп вакыт сорый. Дару терапиясен, этанол белән үзара тәэсир итешүче препаратлар куллануны, психологик ярдәм күрсәтүне һәм башкаларны үз эченә ала. Иң мөһиме – алкогольдән баш тарту! Әгәр дә сезнең мохиттә «чишелмәслек» проблемалары булган, депрессиягә бирелүчән кешеләр бар икән, аларга вакытында психологка, психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирергә кирәк. Алкоголь проблемаларны хәл итми, ә яңаларын булдыра! Дәвалау һәм реабилитация вакыт таләп итә. Хәзерге вакытта бәйлелектән чыгу проблемасы хәл ителгән. Комплекслы чараларны дөрес һәм вакытында кулланганда бу җитди авыруның гомерлек ремиссиясенә ирешеләчәк. Алкогольсез сәламәт яшәү рәвешен сайлагыз!
Илшат Мортазин,
район үзәк хастаханәсе
табиб-наркологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев