Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Югары Симеттә Әфган сугышы ветераннары белән истәлекле очрашу булып узды

Мәктәп балаларга белем бирү урыны гына түгел, тәрбия учагы да...

Максатыбыз -белемле балалар үстерү белән беррәттән, үз халкын, телен, гореф-гадәтләрен яратучы; ватаны, аның батырлары белән горурланучы шәхесләр тәрбияләү. Бу җаваплы эш мәктәбебездә ел дәвамында алып барыла.

  Күптән түгел “Хәрби-патроитик айлык” кысаларында  Әфган сугышы, ветераннары белән истәлекле очрашу булып узды. Алар үзләренең тетрәндергеч истәлекләре белән бүлештеләр. Укучыларга төпле киңәшләрен бирделәр. Балалар аларның  һәр сүзен күңел биреп тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 Очрашу азагында укучылар, ветераннарга илне саклауда күрсәткән батырлыклары, уртаклашкан истәлекләре өчен, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Аларның эшен дәвам итәргә, Ватаныбызның тугрылыклы кыю уллары булып үсәргә сүз бирделәр.  

Гөлнар Нургалиева,

Югары Симет урта мәктәбе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев