Аграр көллияттә Белем бәйрәме тантанасы
Саба аграр көллиятендә I курска быел республика районнарыннан 90 егет-кыз кабул ителде.
Саба аграр көллиятендә I курска быел республика районнарыннан 90 егет-кыз кабул ителде. Алар икътисадчы, бухгалтер-экономист, төзүче, повар, техник-механик, программалаштыручы белгечлекләрен үзләштерәчәк. Студентларны һәм әти-әниләрне яңа уку елының башлануы белән тәбрикләгән район башлыгы Рәис Миңнеханов агроном һәм ландшафт дизайны белгечлекләре әзерләү буенча да укытулар оештырылачагын билгеләп үтте.
"Механикларны агроном итеп тә укып чыгарырга дигән фикер туды. Ник ул механик кына, күпмедер агроном да булсын. Өстәмә белем беркем гә комачауламый. Һәм ландшафтны да кертергә дибез, урманчылыкны. Районыбызда егетләр әйләнә-тирәдә матурлык тудыра. Алар аграр көллият студентлары башкарган эшләр. Ә нигә аларның таныклыклары юк? Шуңа күрә агроном һәм ландшафт дизайны белгечлекләре буенча белем бирү – көн бурычы”,– диде Рәис Миңнеханов.
Студентлар быел капиталь ремонтланган тулай торакта яшәячәкләр. Төзекләндерү 170 миллион сумга төшкән, ягъни төзү бәясеннән күпкә артып киткән. “Стенасы гына калган иде. Башта искене себереп түктеләр һәм яңадан җыйдылар. Әкәмәт анда. Хәтта тулай торакка үземнең кереп яшисе килә башлады. Болар республиканың өстәмә табышы хисабына эшләнде. Моның өчен Рәисебез Рөстәм Нургалиевичка һәм районы башлыгы Рәис Нургалиевичка зур рәхмәт”, – дип сөйләде көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов.
Елдагыча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма җитәкчеләре җәйге чорда үзләрендә эшләгән егетләргә һәм кызларга Грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырдылар. «Сез иң югары уку йортына белем алырга килдегез. Бу көллият кенә түгел, бу аграр академия. Биредә белемнән тыш, акыл һәм хезмәт тәрбиясе дә бирелә, район оешмаларына күпме кадрлар әзерләнә. Моны үзебезнең “Гафэль” гаилә компаниясендә эшләүче студентлар мисалында да күрәм. Аларда хезмәткә җаваплы мөнәсәбәт, намус, исәнләшү культурасы формалашкан. Шуларны бүләкләп китәргә рөхсәт итегез. Иң элек Диана Баһавиеваны, шулай ук Эвелина Ахунова һәм Илдан Шәрәфиевны чакырам, Барыгыз да хәерле уку елы телим“,– дип сүз алды Гөлсинә Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев