Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Аграр көллияттә чыгарылыш: студентлар диплом алды

Махсус урта белем бирү йортын быел Саба һәм күрше-тирә районнардан, башка төбәкләрдән 58 студент тәмамлады.

 

    Бүген Саба  аграр көллияте тантаналы шартларда  13нче  чыгарылышын үткәрде. Махсус урта белем бирү йортын быел Саба һәм   күрше-тирә районнардан, башка  төбәкләрдән 58 студент тәмамлады. Аларның  икътисадчы, механик, төзүче, повар белгечлеге үзләштергәннәр.  Егетләрне-кызларны тормышларындагы истәлекле  вакыйга белән котларга II-IV курс студентлары чакырылган, әти-әниләр, район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре килгән иде. Чыгарылышларны яшьләр эшләре  министры Ринат Садыйков, район башлыгы Рәис Миңнеханов  сәламләде.

Иң элек “Профессионалы” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.  Айназ Әгъләмов, Ильяр Минзин, Айнур Закиров, Ислам Гарипов төрле компетенцияләрдә – 1нче, Никита Тимофеев, Ислам Садыйков,  Динар Мәгъсумов, Әнис Закиров – 2нче,  Искәндәр  Сабиров 3нче  урыннарны  алганнар. Ә Айнур белән Ислам Бөтенроссия этабында да призерлар булганнар. Шулай ук  аларның  укытучыларын да шәкертләре  янына  чакырдылар.  Дипломнар исә башта көллиятне “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган Илзия  Сәйфетдинова, Ильяс Газизуллин (икесе дә Балтачтан), Азат Хәкимовка (Малмыждан) тапшырылды. Шул  ук  вакытта байтак  кына  егетләрнең дипломнарын әти-әниләре  чыгып  алды. Чөнки  уллары армиягә  китеп барган  яки хезмәткә  урнашып  өлгергәннәр дә,  эш калдырып  йөриселәре  килмәгән.

    “Бүген бер караганда  шатлыклы   һәм  икенче караганда сагышлы  көн. Ни  өчен шулай?  Шикәр  шикелле егетләр,  йолдыз кебек  кызлар укып бетереп кызлар  зур тормыш юлына  чыгып  китәләр.  Беренче  курска яңалар киләчәк.  Сез хәтерлисез инде ничек  килгәнегезне. Утырып  сөйләшеп,  аңлашып булмый. Безне  күрмиләр, ишетмиләр. Аңлаша, тырыша торгач, бер  дулкынга  керәбез дә, яши  башлыйбыз. Шулай бит,  Камил. Безне  авыр  хәлдә  калдырмадыкмы? (Камил “юк” диде) Тормышта  бу  әйбернең  кирәк икәнен аңладыгыз. Чөнки сезнең  бәһагез барлыкка  килде. Кешенең бәясе булырга тиеш.  Бу нәрсә дигән сүз?  Бәя – ул  кирәк булу.  Тормышта  син  кирәк икәнсең,  бер җирдә дә югалып  калмыйсың. Кирәк булмасагыз,   сезне бер  җирдә  кабул итмиләр.  Сезне  шул  кысага   кертәбез дә, инде  аннан  чыгарга теләмисез. Ник шулай?  Чәнки сез тормышта  кирәк икәнегезне  аңладыгыз.  Хөрмәт артты.  Һөнәрегез бар, эш  күрсәтә аласыз. Сез карусыз, дисциплиналы, җаваплылык тоясыз Быел чәчү кампаниясендә  генә дә 250гә  якын студент  катнашты. Һәм бер генә дә замечание  булмады. Аңлаганыгыз, тыңлаганыгыз  өчен рәхмәт  сезгә. Тормыш итә башлагач та үзегезне табыгыз. Калганнарга  матур гына  укып бетерергә язсын. Кемнәр беренче  курска  килә, без  аларны да бергәләп тәрбияләргә тиеш.  Бер  елда  гына  куелган  максатка ирешә алмыйбыз икән, система өзелә дигән  сүз. Балаларын безгә ышанып бирегә  китергән әти-әниләргә дә зур рәхмәт. Аграр  көллиятнең исеменә тап төшермичә, горурланып  эшләргә,  яшәргә  язсын”,– дип  сөйләде  көллият директоры  Закирҗан Бикмөхәммәтов.

  Ата-аналар исеменнән Сөмбел Ситдыйкова һәм башкалар  чыгыш  ясады.   Чарада авыл хуҗалыгына, башка оешмаларына булышлык иткән  егет-кызларның хезмәте дә бәяләнде. Аларның җитәкчеләре үзләрендә эшләгән егет-кызларга акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев