Алабуга кешесе баласын ач тотып, физик һәм нерв-психик үсешендә тоткарлыкка китерүдә гаепләнә
Район яңалыклары

Алабуга кешесе баласын ач тотып, физик һәм нерв-психик үсешендә тоткарлыкка китерүдә гаепләнә

Алабугада яшәүче 58 яшьлек иргә суд каршына басарга туры киләчәк.

Ул үз баласын ач тотып, физик һәм нерв-психик үсешендә тоткарлыкка китерүдә гаепләнә. Тикшерү фаразлавынча, ваемсыз атаның гамьсезлеге аркасында бала 2009нчы елдан бирле антисанитар шартларда яшәгән. Ир-атка каршы «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таныган.


Нет комментариев