Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Алан Елга авылында бирнә җыючыларны бизәлгән автомобильләр озата барды

Шекше авыл җирлегенә кергән Алан-Елга авылында да Сабантуйга бүләкләр җыюны бик күңелле итеп оештырдылар.

  Авыл халкы бу көнне дулкынланып көтә, бүләкләр, яраткан ризыкларын пешерә, өстәлләр әзерли. Алан-Елга авылында бу йола «Игенче» җәмгыяте, мәгариф, мәдәният һәм башка тармак хезмәткәрләре катнашында үтә, шулай ук эшмәкәрләр дә халык бәйрәмен оештыруда ярдәм итәләр. Быел да бу йола матур һәм мавыктыргыч итеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да искә алып үткәрелде. Автомобильләр әзерләнгән һәм бизәлгән, аларны хәрби формаларда катнашучылар һәм яшь армиячеләр озата барды. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үткән ике тыл хезмәтчәненә һәм 9 авыл кешесенә аерым хөрмәт күрсәтелде. «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов  аларның һәркайсына күчтәнәчләр тапшырды. Кич буе Алан-Елга урамнарында бәйрәм рухы хөкем сөрде, гармун тавышы тынмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев