4 июнь 2025 яңалыклары
-
Арзанга язылып калыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Республикада 3 июньнән 13 июньгә кадәр 2025 елның икенче яртысына газета-журналларга ташламалы язылу ункөнлеге игълан ителде.
-
Алан Елга авылында бирнә җыючыларны бизәлгән автомобильләр озата барды
Шекше авыл җирлегенә кергән Алан-Елга авылында да Сабантуйга бүләкләр җыюны бик күңелле итеп оештырдылар.
-
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 1870 йөкле хатын-кызга бердәм пособие түли
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләр Россия социаль фондының төбәк бүлегенә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала. 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
-
Балтырган үскәнен күрсәгез, хәбәр итегез
Соңгы елларда агулы үсемлек балтырганга каршы көрәш мәсьәләсе еш кузгатыла башлады. Аның Сосновский дигән куркыныч төре республиканың безгә күрше Балтач, Арча, шулай ук Питрәч, Биектау районнарында да очрый
-
Көнләшеп үләрлек Шыңар авылында Сабантуйга бүләк җыю: «Менә кая кияүгә чыгарга кирәк!»
Шыңар авылында бирнә җыю турында республикабызның иң популяр матбугат чарасы яза
-
Мичәндә кукуруз чәчәләр
Басуларда җәйге кыр эшләре дәвам итә.
-
Корбан бәйрәме: 5 сорауга – 5 җавап
Мөселманнар өчен зур бәйрәм-Корбан гаете якынлаша. Изге бәйрәмебез алдыннан аның төп башкарыла торган йоласы - Корбан чалу тәртипләре турында Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
2026 елда объектларны төзекләндерү өчен 341 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде
Татарстанда яшәүче 341,6 меңнән артык кеше 2026 елга төзекләндерү объектларын сайлау буенча тавыш бирүдә катнашты инде. Процедура 12 июньгә кадәр дәвам итә. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Саба Сабантуенда озын толым бәйгесе үткәреләчәк
Бәйгене мәйданда район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештыра.
-
Сабада Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан республикакүләм конференция узды
Күренекле якташыбыз, районыбыз горурлыгы булган татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Әбрар Кәримуллин истәлегенә 28 майда район үзәк китапханәсендә узган «Без тарихта эзлебез...» иҗади-эзләнү конференциясендә республикабызның күренекле әдипләре – язучы-шагыйрьләр, ТР милли китапханә вәкилләре, китап сөюче райондашларыбыз катнашты.
-
Районыбызда терлек азыгы әзерләү башланды
Узган җомгада “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе базасында хуҗалык җитәкчеләре катнашында терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.
-
Бүген Байлар Сабасында нинди һава торышы көтелә?
Халык сынамышы: 4 июнь көнне көчле томан яки чык төшсә, уңышлы ел килә.