Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Районыбызда терлек азыгы әзерләү башланды

Узган җомгада “Саба” җәм­гыятенең Сатыш бүлекчәсе базасында хуҗалык җитәкчеләре катнашында терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

  Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин алып  барды һәм “яшел  урак”ны  үткәрү буенча алда торган  бурычларга  тукталды. Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров үзенең  чыгышында   киңәшмәдә  катнашучыларга чәчүлекләрне  корткычларга,  авыруларга һәм  чүп  үләннәренә  каршы эшкәртү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Туфракта аэрацияне   яхшырту һәм  чүп  үләннәрен  бетерү өчен борчак  һәм  кукуруз мәйданнарын вакытында тырмалау да  зур әһәмияткә ия.    Семинарда хуҗалык  җитәкчеләренә ТехноГруп компаниясенең  яңа пресс-җыйнагычы һәм телескопик үзтөягеч тәкъдим ителде һәм  эшләтеп   күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев