Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Балтырган үскәнен күрсәгез, хәбәр итегез

Соңгы елларда агулы үсемлек балтырганга каршы көрәш мәсьәләсе еш кузгатыла башлады. Аның Сосновский дигән куркыныч төре республиканың безгә күрше Балтач, Арча, шулай ук Питрәч, Биектау районнарында да очрый

 

Соңгы елларда агулы  үсемлек балтырганга  каршы  көрәш  мәсьәләсе  еш  кузгатыла башлады. Аның Сосновский дигән куркыныч төре республиканың безгә күрше Балтач, Арча, шулай ук Питрәч, Биектау районнарында да  очрый. Урман кырыйларында, болыннарда, елга буйларында үсә. Орлыгы су белән дә тарала. Мишә  елгасы Саба районыннан башланганлыктан, бездә вәзгыять тотрыклырак  санала. Чөнки  сулар  үргә каршы  акмый. Әмма балтырган таралуның башка юллары  да бар. Әйтик, читтән төбе-тамыры  белән казып алынган агачны  алып  кайтканда орлыгы туфракта булырга  мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, мондый очрак Саба районында да теркәлгән һәм үсемлек вакытында юк ителгән. Шулай ук күпер төзелеше материалларына ияреп кайту ихтималы да саклана. Шуңа күрә балтырган үсемлеге үскән урынны  күрүчеләрнең  тиешле органнарга (“Россельхозцентр, тел.8-84362           2-30-29) яки урындагы үзидарә органнарына хәбәр итүләре  сорала. Аны ничек танырга   соң? Балтырган – күбесенчә икееллык, сирәгрәк күпеллык үлән. Төренә карап сабаклары 20-50дән   250 сантиметрга кадәр җитә. Гадәттә, алар куыш. Яфраклары тамыр яны розеткасына якын урнаша, озын, эре; өч яки икеләтә өч аерчалы, яисә канатка охшаш. Чәчәкләре вак, ак, сирәгрәк – яшел-сары яки ачык-алсу төстә. Бер үсемлектә генә дә 2 меңнән алып 100 меңгә кадәр орлык өлгерергә мөмкин. Җил аларны 2 километрга кадәр очыртып алып китәргә сәләтле. Даими рәвештә эш алып бара торган кырларда үсми, ә менә елгалар һәм балтырган өчен ташландык күләгәле урыннар – алар өчен уңдырышлы урын.

Балтырган бүлеп  чыгарган  серкәле тузан һавага таралып, тын юлларын да зарарлый. Тирегә  эләккән очракта тәнне пешерә. Еш кына пешү очраклары балаларда очрый. Шуңа күрә аларга балтырганның зыяны турында аңлату мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев