Саба Сабантуенда озын толым бәйгесе үткәреләчәк
Бәйгене мәйданда район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештыра.
Җиңүчеләр 12 яшькә кадәрле кызлар, 13- 25; 26-40 яшьлекләр һәм 40 яшьтән өлкәннәр арасында билгеләнәчәк. 1,2,3 урыннар алучылар- Сабантуй истәлекләре, 4нче урын алучылар «Саба таңнары» газетасына абунә белән бүләкләнәчәк. Калган катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак Бәйге Сабантуйның төп сәхнәсендә узачак. Озын толымлы татар кызлары, сөйкемле апалар, конкурска рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев