Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 1870 йөкле хатын-кызга бердәм пособие түли
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләр Россия социаль фондының төбәк бүлегенә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала. 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие булачак әнигә аның гаризасы буенча түбәндәге шартларда билгеләнә:
- хатын-кыз йөклелекнең иртә срогында - 12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан;
- гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына уртача яшәү минимумыннан артмый, Татарстан Республикасында ул 15 073 сум тәшкил итә;
- гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте билгеләнгән критерийларга туры килә
"Пособие билгеләүне сорап йөклелек 12 атна булгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр гариза буенча уңай карар кабул ителсә, түләү исәпкә кую аеннан (әмма йөклелекнең 6 атнасыннан да иртәрәк түгел) билгеләнә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирү уңайлырак, шулай ук күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Өстәмә рәвештә документлар җыю кирәк түгел, барлык мәгълүматларны фонд электрон хезмәттәшлек кысаларында тиешле ведомстволардан мөстәкыйль рәвештә соратып алачак ", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Пособие алу өчен йөкле хатын-кыз 10-14, 18-22 һәм 30-32 атналарда даими рәвештә табибка күренергә тиеш. Табибка йөрү турында белешмәләрне медицина оешмасы мөстәкыйль рәвештә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә тапшырачак, шуңа күрә булачак әнигә табибка визитларны расларга кирәкми. Түләү суммасы гаилә кеременә бәйле һәм республикада хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә.
Йөкле хатынның айлык пособиесе медицина оешмасында исәпкә куелу датасына яисә бала табу датасына бәйсез рәвештә тулы ай өчен түләнә.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр (шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев