Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Алга таба иң мөһиме – әти-әниләр белән эшләү, бу безнең бүген төп максатыбыз”

Агымдагы атнада Сабада зур чара – республика районнары мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә белем өчен җаваплы методистлары, белгечләре, балалар бакчаларында туган телне өйрәтүче тәрбиячеләрнең семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Агымдагы атнада Сабада зур чара – республика районнары мәгариф  идарәләренең мәктәпкәчә белем өчен җаваплы методистлары, белгечләре, балалар бакчаларында туган телне өйрәтүче тәрбиячеләрнең  семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Темасының тулы контекстта укылышы болай: “Мәдәниятләр диалогы” мәдәни-мәгариф проекты кысаларында поликультуралы мохиттә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем алу таләпләрен, индивидуаль яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, ата-аналарның үзара хезмәттәшлеге һәм педагогик агарту формалары”. Аерым алганда, "Мәдәниятләр диалогы" – халыкларның мәдәниятен,  телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, яклау һәм популярлаштыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән Бөтенроссия проекты. Ә “Поликультура” аңлатмасы мәдәниятнең һәм белем бирүнең аерылгысызлыгын  күрсәтә. Моңа ихтыяҗ 90 елларда ук туган.

Әлеге мәсьәләләр беренче тапкыр  Саба районында күтәрелде. Катнашучыларны иң элек мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика бүлеге мөдире Гөлназ Капитонова сәламләде. “Саба районында яшәүчеләрнең  96 проценты татарлар. Шуңа күрә туган телгә караш берничек тә икенче планда  була алмый. Миллилек  уку-укыту процессында да ачык чагылыш таба. Күп чаралар татар телендә үткәрелә. Шул  ук  вакытта балалар һәр бакчада  инглиз теленә дә  өйрәнәләр. Гомумән, милли мәгарифкә игътибар зур, сорау да күп, шуңа  күрә тырышып  эшлибез. Социаль  яклау чаралары да күрелә, укытучылар,  тәрбиячеләр өчен йортлар төзелә. Өстәмә муниципаль грантлар бар. Район башлыгы Рәис Нургалиевич читтән  килгән укытучыларны,  яшь белгечләрне сәхнәгә чакырып, эшкә үзе шәхсән кабул итә. Шуннан да мәгариф турында  кайгыртучанлыкны яхшы аңлыйсыздыр. Сез бакчалар, мәктәпләр эшчәнлеге белән семинар барышында якыннан танышырсыз”,– диде ул чараны ачканда ясаган  чыгышында.   

    Педагогларны мәгариф һәм  фән  министры исеменнән мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Йолдыз Хисамиева тәбрикләде.

“Бүгенге чара балалар бакчалары җитәкчеләре, татар телен укыту буенча тәрбиячеләр өчен аеруча  мөһим. Без  аны Сабада республика дәрәҗәсендә беренче тапкыр оештырабыз. Минем уйлавымча, бу яхшы традиция булыр һәм без эшне дәвам итәрбез. Алга таба иң мөһиме – әти-әниләр белән эшләү, бу безнең бүген төп максатыбыз”,– диде министрлык  вәкиле һәм семинарда үзләренең  фикер-тәкъдимнәрен  җиткерәчәк  спикерлар  белән таныштырды.  

 Пленар утырышка  кадәр педагоглар өч  маршрутка бүленеп эшләделәр. Мәктәпкәчә  белем бирүнең төбәк  мәйданчыклары җитәкчеләре Шәмәрдәндәге “Салават күпере” балалар бакчасына  йөрүчеләрнең  тәрбияче апалары, музыка  җитәкчеләре, логопедлар булышлыгында әзерләгән уеннарын карадылар, ата-аналар  комитеты визит карточкаларына, проектлар презентациясенә бәя бирделәр. Шулай ук “Балаларның куркуын ничек җиңәргә?” дигән  теманы ачкан  педагогик  кунакханәда  булдылар. Саба  урта  мәктәбенең 2нче  катында мәктәпкәчә белем бирүгә җаваплы белгечләр һәм методистлар алдында район  үзәгендәге балалар бакчалары мохите белән яшәделәр. Кечкенәләр аларны интерактив  уеннарда катнашырга  чакырдылар,  мастер-класслар күрсәттеләр, “Яшь оста” компетенциясе конкурсын, “Туган тел – күңел түрендә”, “Чемодандагы традицияләр”  проектларын тәкъдим иттеләр.

Тулырак «Саба таннары» газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев