«АЛМА» төркеме Сабада!
Ватанны саклаучылар елын йомгаклау максатыннан, «АЛМА» яшүсмерләр төркеме Байлар Сабасына концерт-тамаша белән килә. 7 ноябрь көнне 11.00 Саба мәдәният йортында балалар һәм әти-әниләрне Гаилә бәйрәменә чакырабыз!
«Сабантуй» балалар журналы каршында булдырылган «АЛМА» яшүсмерләр төркеме Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 2024 елда оешты. Бүгенге көндә иҗат итүче автор һәм композиторлар «АЛМА» төркеме өчен махсус җырлар яза, шул җырларга замана яшүсмерләренең проблемаларын яктырткан видеоклиплар төшерелә. Интернет киңлекләрендә күп караулар җыйган әлеге проект үсеп килүче буында җыр аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. «АЛМА» төркеме берничә тапкыр Казан мәктәпләрендә концертлар белән чыгыш ясады. Хәзер максатыбыз – Республикабызның төрле районнарында концертлар оештыру. Бәйрәм балалар һәм әти-әниләр өчен бушлай үткәрелә.
Программада:
• Әти-әниләр, балалар өчен «Алма» төркеме концерты;
• Балалар өчен нәшер ителүче басмалар белән танышу, журналларга язылу;
• Китап ярминкәсе һәм китапларны сатып алучылар өчен бушлай аквагрим.
Китап ярминкәсендә кунаклар, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясендә нәшер ителгән эксклюзив китаплар белән таныша алачак. Шулай ук бу көнне Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Сәхнә» журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. Саба халкын бәйрәмдә көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев