Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Алтмыш ел милек сагында намуслы хезмәттә

Ел саен 29 октябрьдә Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быелгысы Сабада әлеге хезмәтнең барлыкка килүенә 60 ел тулуы белән аеруча истәлекле.

    Шушы вакыт эчендә милек сагында торучылар үз бурычларын үтәп, гаять әһәмиятле эш башкардылар. Дәүләт милкенә кул сузучылар гадел хөкем каршына басты, җәмәгать иминлеге тәэмин ителде, кешеләрнең тынычлыгын алучылар административ җаваплылыкка тартылды. Ведомстводан тыш сак бүлегенең тарихы һәм агымдагы елда эшчәнлекләре турында бүлек начальнигы, полиция подполковнигы, Татарстанның спорт остасы Айдар Гыйльмулла улы Галиев  сөйли. 

“Ул вакытта Саба һәм Кукмара районнары берләшкәнлектән, 1965 елның декабренә кадәр мөһим объектлар районара сак хезмәте карамагында була. Сак бүлеге Саба Эчке эшләр бүлеге каршында, ә дислокация урыны Кукмарада билгеләнә. Контора янгын часте бинасының бер бүлмәсенә урнаша. Районнар аерылгач, 1965 елда Сабада хезмәтне оештыруга милиция өлкән лейтенанты Рәшит Гатиятов билгеләнә. Аны Нурулла Фәйзуллин алыштыра һәм 1969-1976 елларда эшли. Бүлекчәнең эшчәнлек даирәсен киңәйтүгә зур өлеш кертә. Берәр генә ел булса да, бүлек начальнигы  вазифасы Миншәех Хисмәтов һәм Айрат Вәлиев биографиясендә дә язылып кала. 1978-1984 елларда хезмәткә Зөфәр Әхмәтҗанов, 1984-1992 елларда Илнур Әхмәтшин җитәкчелек итә. Сабур Мәүлетов һәм Илдар Гатауллин катлаулы чорда сак бүлегенә – икешәр, Илдар Мөхәммәтшин өч ел гомерләрен багышлыйлар. 1992-2000 елларда Шәмәрдәндә Илсур Гыйль­фа­нов җитәкчелегендә мөстәкыйль сак­ бүлекчәсе дә (ОВО-2) эшләде. Хезмәтнең формалашуы һәм үсеше  чорында саклауга алынган объектлар  саны арта бара. 

Россия Президентының 2016 елның 5 апрелендәге фәрманы нигезендә Ведомстводан тыш сак хезмәте бүлекчәләре милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте структурасына кертелде. Әлеге статус дәрәҗәбезне һәм җаваплылыкны арттырды.

Сак хезмәтенең “йөрәге” – үзәк­ләш­терелгән күзәтчелек пульты. Приборларыбыз бик сизгер, аларга сигнал радиоканал аша яшен тизлегендә  алына. Пультка тоташтырылган бина мәче йөрсә дә, ачык калган форточкадан җил керсә дә, инфра-кызыл хәрәкәт яисә аваз датчиклары иң түбән децибелдәге тавышны да  сизә. Системага 251 объект һәм гражданна­рның милке сакланган 37 урын тоташтырылган. Теләчедәге, Шәмәрдәндәге һәм авыллардагы мәктәпләргә куелган тревога төймәләре дә һәрвакыт төзек, тоткарсыз эшли. Хәвеф сигналы пультка  килгән объектларга үтеп керү очраклары булганы юк. "Струна-5” “Струна GSM” радиоканалы ике яклы мәгълүмат алмашу мөмкинлеге бирә, элемтәне блокадалау ихтималына урын калдырмый. Өйрәнүләр үткәрелгәндә кизүдәге экипаж оператив рәвештә, “җи­наять” урынына тиз арада барып җитү ос­та­лыгын күрсәтә.

Коллектив бердәм, рухи тотрыклы, бездә физик яктан чыдам-сабыр, дисциплиналы кешеләр эшли. Аттестацияле  состав Росгвардия формасын кигән 16 хезмәткәрне берләштерә. Кадрлар кытлыгы юк, хезмәткә армиядә чыныккан, әзерлекле яшьләр килә. Хатын-кызлар да җаваплы вазифалар башкара. Быел, мәсәлән, идарә пультында диспет­чер булып Илүзә Хөсәенова эшли башлады. Бухгалтерия хезмәт­кәр­лә­ре килешүләр буенча документлар әзерләү, исәп-хисап операцияләрен төгәл үти. Транспорт йөртүчеләр белән тәэмин ителеш тә 100 процент тәшкил итә. Автопарк яңартылып тора, техник тәэмин ителештә кыенлык кичермибез. Компьютерлар куркынычсызлык  максатында Линукс операция системасына күчерелде. Кыскасы, бинада бөтен шартлар бар һәм коллектив үз бурычын үти. Объектларны саклаудан тыш, массакүләм чараларда үткәрү (пропуск) режимын гамәлгә ашыруда катнашабыз, эчке эшләр бүлеге белән берлектә җәмәгать тәртибен тәэмин итәбез. Республика буенча үткәрелүче тоткарлау төркеме хезмәткәрләре конкурсларында да сынатмыйбыз.

Бүгенге катлаулы вәзгыять сак хезмәтендәгеләрдән һәрдаим тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек, салкын зи­рәк акыл таләп итә. Районыбыз учрежениеләре, предприятие-оешмалары, шәхси затлар үз мөлкәтен безнең  коллективка ышанып тапшыра. Шул рәвешле алар милекләре саклануына да, районда җинаятьләр санын киме­тү­гә дә булышлык итә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан коллективка, ветераннар­га их­лас тәбрикләү сүзләре җиткерәм. Киләчәктә дә халык иминлеген тәэмин итү, җинаятьләрне киметү эшендә, һәр­төрле тәртипсезлекләрне булдырмауда бердәм тырышлык куелыр дип ышанам”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев