Алтын туйлы алтын көз
Сабада Алтын никахларны теркәү тантанасы быел 24 нче тапкыр үткәрелде
Өлкәннәр көне уңаеннан тигез, матур тормышта 50, 60 ел гомер кичергән күркәм парларны тәбрикләү күркәм традициягә әйләнде. Быелгы тантананың Гаилә елында узуы үзе үк гаиләләребезгә булган игътибар-хөрмәт, җәмгыятьтә тоткан ролен билгеләп, бәйрәмгә үзгә бер төсмер, җылылык өстәде.
Гомер көзенә пар канатың белән кереп, балалар, оныклар игелеген икәүләп, тигезлектә татудан да олы бәхет юк. Шунысы куанычлы, районыбызда да әлеге парлы куаныч хисләре кичерүче гаиләләр шактый. Бәйрәм чарасында быел алтын туйларын билгеләп үткән 41 парның 30ы, бриллиант туйларын билгеләп үткән 8 парның 3се катнаша алды. Районыбызда иң озак парлы гомер итүче гаилә булып Түбән Шытсу авылында яшәүче Фәүзия һәм Әмин Галәвиевлар исәпләнә, алар тигезлектә 69 ел гомер кичерәләр. Шулай ук 66 ел парлы тормыш алып барган өч, 65 ел парлы гомер кичергән бер, 64 ел бергә яшәгән биш гаилә бар.
Тантана Лесхоз бистәсе имам-хатыйбы Әхмәд хәзрәтнең изге Коръән сүрәләре белән башланып китте. Иң элек ярты гасыр гомер кичереп, иңне-иңгә куеп яшәгән парлар ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнар Шәфыйкова тәкъдим иткән «Алтын никахлар» китабына кул куеп, яшьлек хатирәләрен яңарттылар. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин Республика Рәисенең өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләү чыгышында районның, республиканың үсешендә өлкән буынның өлеше зур булуын билгеләп үтте. «Бүген бик күркәм, зур дата – Бөтен дөньяда өлкәннәребезне хөрмәтләү һәм зурлау көне. Бүгенге тормышыбыз – сезнең илебез өчен куйган фидакарьлегегез, тырышлыгыгыз, зур хезмәтегез нәтиҗәсе. Кайда гына эшләсәгез дә, үз вазифагызны намус белән үтәгәнсез. Шул ук вакытта балалар үстереп, аларга яхшы тәрбия биргәнсез. Инде алар бүген төрле өлкәләрдә зур хезмәтләр куялар. Балаларыгызның игелекләрен күреп, бүгенге мул тормышларда саулык белән яшәргә язсын. 50 ел бергә гомер итеп, алтын туйга килеп җитү үзе бер бәхет. Арада бриллиант туйга барып җитүчеләр дә, узып китүчеләр дә бар. Киләчәктә дә шулай матур итеп яшәргә язсын», – диде үз чыгышында район башлыгы.
Алып баручылар алтын парларыбызның гомер юллары белән таныштырудан күренгәнчә, алар арасында төрле һөнәр, язмыш ияләре бар, әмма барысын да үрнәк, тату тормыш, бәхетле тигез картлык берләштерә. “Тигез, матур яшәүнең әлләни сере юк – бер-береңне хөрмәтләп, аңлашып, барысын да уртага салып, икеңнең күңеле берлектә булуда дип уйлыйм. Без бер ел дуслашып йөргәннән соң, гаилә кордык. Рузия Казан кооператив техникумын тәмамлап, юллама белән Сабага эшкә килде. Мин дә ул вакытта армиядән кайтып, Сабага килеп урнашкан идем. 1973 елның апрелендә танышып, 1974 елның февралендә өйләнештек. Өч бала тәрбияләп үстердек, барысы да тормышта үз урыннарын таптылар. Биш оныгыбыз бар. Бүгенге көндә шөкер итеп яшибез. Гаиләнең тотрыклы, бәхетле булуында ир белән хатынның икесенең дә роле зур дип уйлыйм. Әмма күбрәк хатын-кыздан торадыр, чөнки ул барын да җайлап, көйләп торучы. Балалар үстергәндә дә төп вазифа хатын-кыз җилкәсенә төшә”, – дип бәхетле гаилә сере белән уртаклашты тантана кунагы Илнур Фәттахов. Алтын парлар исеменнән Тимершык авылында яшәүче Рәмзия һәм Галихан Галимҗановлар чыгыш ясап, күңелләргә дәрт, нур, яшәргә көч бирүче кичә өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр. ”Өлкәннәр көненең алтын көзгә туры килүе һич очраклы түгел, басуларда игеннәребез, бакчадагы уңышларыбыз җыелган. Безнең тормышыбыз да нәкъ шундый алтын чорны хәтерләтә. Эшләгән чорда хезмәтләребезне күрә белделәр, бәяләделәр. Алда да әлеге матур очрашуларны күрергә насыйп булсын”, – диделәр Галимҗановлар.
Алтын парларыбыз район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп үзләренең яшьлек җырларын күңелдән яңарттылар, бергәләп башкарган талгын бию аларны гүя яшьлекләренә кайтарды.
Гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче мөхтәрәм парларның балалары исеменнән Шәмәрдәннән килгән Нурия һәм Рафис Дияровларның кызлары Ләйсән Хәйретдинова, ветераннарыбыз эшләп лаеклы ялга чыккан оешма-предприятие җитәкчеләре исеменнән “Сабагрохим” оешмасы җитәкчесе Илһам Кәримов чыгыш ясады. Шулай ук Ике басу Арташ авылында яшәүче Флюра һәм Баязит Мөхәммәтҗановларның 30 ел бергә дус-тату гомер кичергән киленнәре Раилә, Килдебәк авылында яшәүче Әлфия һәм Әсхат Локмановларның уллары Радикның матур җырлары әти-әниләргә бүләк булып яңгырады.
Кичәнең иң өлкән пары – Олы Шыңар авылында 66 ел парлы гомер кичергән Дания һәм Равил Хаҗиевлар бәйрәмнең иң түрендә булып, күптән түгел генә кызыл туйларын уздырган Юлбат авылыннан Алинә һәм Фаил Мәҗитовларга бергә озак гомер кичерергә хәер-фатиха биреп, изге Коръән китабы тапшырдылар. Яшь гаилә олуг бүләкне кабул итеп алып, гаиләләренең ныклы нигезле, озын гомерле буласына ышандырдылар. Күркәм гадәт буенча муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Дания ханымның иңнәренә ак шәл салды, Равил абыйга бүрек кидертте.
Күркәм парларны бәйрәм белән алар эшләгән оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, балалары, туганнары, якыннары котлады. Матур җырлар яңгырады, теләкләр теләнде, яшьлек хатирәләре барланды, күңелләр нечкәрде. Нәкъ бәйрәмдә яңгыраган җырдагыча, тергезгән гаилә учакларыгыз сүнмәсен, балаларыгызга озак еллар әлеге учактан җылы алып яшәргә язса иде!
Алтын парлар тантанасында катнашкан 34 парның нәселен 99 бала, 166 онык, 58 оныкчык дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев