Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Апрель– өмәләр ае

Районыбызда санитар чистарту икеайлыгына планлаштырылган чараларны үтәү максатында оешмаларда, авыл җирлекләрендә мәгълүм эш башкарыла

.Башкарма  комитет карары нигезендә бу чорда 113 күпфатирлы  йорт каршында – 60 мең, мәдәният  объектлары алдында – 32000, коммуналь хуҗалык территорияләрендә 24600  квадрат метрда җыештыру-төзекләндерү эшләре билгеләнгән. Хәзер алар  кар астыннан чыккан  чүп-чардан арындырыла.  Олы Кибәче авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм урта мәктәп укучылары чисталык өмәсенә чыктылар.

Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә чүп­ләр­дән арындыру, чистарту макса­тыннан эш алып барылды. Чишмәләр дә игътибардан  читтә калмый.

Бу  көннәрдә Алан-Елгадагы спонсорлар ярдәмендә  төзекләндерелгән Саимә  чишмәсе тирәсен  авыл  җирлеге  Советы хезмәткәрләре җыештырды. Шәхси хуҗалыкларның да капка төпләрен,  йорт тирәләрен чистартуга игътибарны  арттырулары   сорала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев