Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Армиядә яңадан ике ел хезмәт итә башларлармы?

Бу көннәрдә армия хезмәте яңадан ике елга әйләнергә мөмкин икән дигән хәбәр чыкты.

Бу көннәрдә армия хезмәте яңадан ике елга әйләнергә мөмкин икән дигән хәбәр чыкты. Чөнки Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитет рәисе урынбасары Владимир Җәбаров армия хезмәте вакытын 2 елга озайту хакында әйтте.

“Парламент гәзите”нә биргән интервьюсында ул “хәрби техника белән эш итәргә бер елда гына өйрәнеп булмый” дигән фикерен җиткергән.

“Ике ел хезмәт итү тәҗрибәсенә кире кайтсак, илнең Кораллы көчләре саны артачак һәм һөнәри сугышчыларны әзерләп булачак. Әгәр армиядә кадрлар саны җитсә, бүген өлешчә мобилизация дә кирәкмәс иде”, – дигән ул.

Әлеге хәбәргә карата Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков комментарий биргән.

“Бу мәсьәлә буенча Кремльдә сөйләшү, фикер алышу булмады. Гомумән, бу Оборона министрлыгының темасы, аларның фикере кирәк”, – дигән Песков.

Исегезгә төшерәбез: 1996 елда беренче Чечен сугышы вакытында армия хезмәте 1,5 елдан 2 елга кадәр озайтылды. 2008 елда хезмәт вакытын бер елга кадәр кыскарттылар. 2021 елда оборона министры Сергей Шойгу призыв буенча хезмәт итү срогын озайтуның кирәклеген күрмим дип белдерде. “Заманча сугыш кораллары 10 ел элеккеләрдән нык аерыла”, – дип җаваплады ул.

 

Чыганак: "Өмет".

Фото: "Өмет".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев