Ашланган җир һәм  сыйфатлы симәнә – мул уңышка нигез
Район яңалыклары

Ашланган җир һәм сыйфатлы симәнә – мул уңышка нигез

Бүген “Курсабаш” җәмгыятендә район хуҗалыклары белгечләре катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек, симәнә әзерләү һәм агулау, сыек минераль ашламалар куллану, хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды

Бүген “Курсабаш” җәмгыятендә  район хуҗалыклары   белгечләре катнашында язгы  кыр  эшләренә әзерлек, симәнә әзерләү һәм агулау,  сыек минераль  ашламалар  куллану, хезмәтне  саклау  мәсьәләләренә  багышланган  семинар-киңәшмә булды. Көнүзәк темага  сөйләшүдә район  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров,  “Биопрепараты” фәнни-җитештерү институты директоры Римма Ибәтуллина, “ФМРус”компаниясе  төбәк җитәкчесе Фоат Садртдинов чыгышлары  тыңланды. “Курсабаш” җәмгыятендә  эш барышы белән хуҗалык җитәкчесе Ирек Җиһаншин таныштырды.


Нет комментариев