«Ата-аналар юлда иминлек яклы»: бер булып, максатка омтылып
Бу – беренче тапкыр. Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең юлда йөргәндә иминлек компетенцияләрен формалаштыру» программасы кысаларында башлангыч сыйныфның ата-аналар комитетлары арасында «Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә
Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең юлда йөргәндә иминлек компетенцияләрен формалаштыру» программасы кысаларында башлангыч сыйныфның ата-аналар комитетлары арасында «Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә. Максаты – ата-аналар җәмәгатьчелеге арасында юл хәрәкәте иминлеген популярлаштыру.
Бурычлар: 1–2 нче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге темасына уеннар эшләү; 3–4 нче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча тематик уен мәйданчыклары проектларын булдыру.
Кичә Саба урта мәктәбендә ике көн конкурсның муниципаль этабы төгәлләнде. Барысы 12 мәктәптән 24 команда катнашты. Җиңүне 1-2нче сыйныфлар арасында гимназия командасы яулады. Балалары гимназиядә 3-4нче сыйныфларда укыган ата-аналар да матур чыгыш күрсәттеләр. Сатыш урта мәктәбе командасы 1-2нче сыйныфлар номинациясендә – 2нче, Иштуган ата-аналары һәм балалары 3нче булдылар. Олыраклар төркемендә (3-4нче сыйныфлар) жюри 1нче урынны Саба урта мәктәбенә бирде. “Оникс” мәгариф үзәге һәм Шәмәрдән лицее командалары призерлар булдылар.
“Без ике көн дәвамында бик эчтәлекле һәм файдалы конкурс карадык. Яхшы әзерлек белән килгәнсез. Бу конкурс әле республикада беренче тапкыр уздырыла. Шулай да төп мотивны дөрес тотып алгансыз. Ул – юл хәрәкәтендә катнашканда кагыйдәләрне ихтирам итүче яшь буынны тормышка әзерләү. Сәхнәдә үз-үзегезне тотышыгыз бик матур килеп чыкты. Юлларда да шулай матур, күңелсезләгә юлыкмыйча йөрергә язсын”,– дип теләкләрен җиткерде ГАИның район бүлекчәсе автоинспекторы Илнур Насыйбуллин.
Бүләкләү тантанасында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы бүлеге начальнигы Гүзәл Ягәфәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәркиз Мифтахова катнашты.
Җиңүчеләр республика этабында район данын яклаячак. Конкурсның барлык катнашучылары «Сакла» сайты аша тест үтүе дә каралган. Бу, үз чиратында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат искә төшерү мөмкинлеге бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев