Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Автомобильсез калдылар

Аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләргә карата кулланыла торган чаралар елдан-ел катгыйлана бара. Әйтик, автомобильсез каласың килсә, бер ел эчендә ике тапкыр исерек килеш машина йөрт.

Мондый  чара 258 санлы Федераль закон (14.07.2022 ел) белән РФ Җинаять кодексының  104.1нче  статьясына өстәлгән  “Д” пункты  нигезендә кертелде. Автомобильне конфискацияләү җинаять-хокукый характердагы альтернативасыз чара булып тора. Ягъни, әгәр шофер алкоголь кулланган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш яңадан руль артына утырып яки машина йөртү хокукын алып, бер ел эчендә янәдән исерек килеш эләгеп, Җинаять кодексының 264.1, 264.2 яки 264.3 статьялары буенча җаваплылыкка тартылса, аның транспорты дәүләт файдасына алынырга   мөмкин. Транспорт чарасын конфискацияләү мөмкинлеге хөкем ителгән кешенең яшәү шартларына һәм матди хәленә, аның гаилә һәм башка шәхси шартларына бәйле түгел. Шул ук вакытта законның күрсәтелгән нормасын куллану өчен РФ Җинаять кодексының 104.1 маддәсендә нинди дә булса чикләүләр юк. Шуңа күрә бернинди шартлар да, шул исәптән транспорт чарасының ир белән хатынның уртак милкендә булуы, банктан залогка алу, кредит рәсмиләштерү һәм башкалар аны  дәүләт милкенә әйләндерү турында карар кабул итүгә киртә түгел. Автомобиль  җинаять  кылу чарасы сыйфатында  конфискацияләнәчәк. Транспорт чарасының гаепләнүче исемендә булуы  җитә.

2023 елда һәм быел Саба районы суды РФ ҖК 264.1 маддәсе буенча хөкем чыгарганда 4 җинаять эше буенча транспорт чараларын конфискацияләү турында карар кабул итте. Мисалга, Нократ Аланы районында  яшәүче  1967 елгы гражданин былтыр июль аенда исерек хәлдә “Lаdа Xray”  белән  идарә итә. Моны алкотектор приборы раслый. ЮХИДИ инспекторы документларын сорагач паспорт кына   күрсәтә, правасын алдырган була. Федераль  судья аңа 300  сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләү, 3 елга  транспорт  йөртүгә бәйле  эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукын  чикләү турында  карар  чыгарды. Арчага махсус  саклау урынына куелган  автомобиле  конфискацияләнде. Шундый ук эчтәлектәге җинаятьләре өчен Арча районыннан 1997 елгы С.ның –“ВАЗ-21122”, Шәмәрдәннән  57 яшьлек Х.ның – “Лада Веста”, Завод-Нырты авылыннан 1991 елгы Г.ның “Шевроле Реззо” автомобильләре дәүләт файдасына  алынды.

Рәдис Хәлимов,

район  суды  администраторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев