Мобиль поликлиниканың эше «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча алып барыла.
"Мобиль поликлиника"да төбәкара клиника-диагностика үзәгенең тәҗрибәле табиблары: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр кабул итә. Чираттагы кабул итүләр: 27 - 31 октябрь көннәрендә Олы Кибәче, 3 -7 ноябрь көннәрендә Түбән Шытсу,
10-14 ноябрь көннәрендә Иске Мичән авыллары. Мобиль поликлиниканың эше "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча алып барыла. Төп бурыч-диспансеризация узу, җирле халыкны профилактик карау һәм диспансер күзәтүе. Профилактик чаралар катлаулы авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга һәм үлем очракларын киметергә ярдәм итә. Тикшеренү узар өчен фельдшер-акушерлык пунктлары яки яшәү урыны буенча табиб амбулаторияләре хезмәткәрләре аша язылырга мөмкин.
.jpg)


Нет комментариев