Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Азнакайда ТР Сәламәтлек саклау министры катнашында узган төбәкара конференциядә сабалылар да катнашты

Азнакайда сәламәтлек саклау органнары, башкарма хакимият һәм хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге турында акушер-гинекологлар һәм хатын-кызлар советлары рәисләренең төбәкара конференциясе узды.

 Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, "Татарстан хатын-кызлары" оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Ульяновск өлкәсе вәкилләре катнашында узган конференциядә Саба муниципаль районының хатын-кызлар советы җитәкчесе Илмира Галимуллина, Саба районы  агропромышленность комплексы хезмәтчәннәренең профсоюз оешмасы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова да делегат буларак чакырылган иде.

“Гаилә сәламәтлеге сагында” исеме астында узучы әлеге чараның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан уздырылуы юкка түгел. Бүген Азнакайда гаиләнең иминлеген, ныклыгын саклауга юнәлдерелгән чараларның, проектларның исәбе-саны юк. Аларның бер өлешен конференция вәкилләре үз күзләре белән күреп, аларда үзләре үк катнаша да алдылар.

Табибларны, хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен берләштергән әлеге чара шәһәрнең Мәдәни үзәгеннән башланып китте. Биредә кунаклар озак еллар дәвамында эшләп килүче "Иҗат каруселе" түгәрәгендә шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре, следж-хоккей белән шөльләнүче сабыйлар белән аралаштылар. "Сандугач" балалар бакчасында гаилә-балалар бакчасының бердәмлеген чагылдырган чыгышлар, ЗАГСта башлыча район хатын-кызлары советы рәисе Эльвира Галиева тәкъдиме белән булдырылган "Яшь әти-әниләр мәктәбе" эшчәнлеге дә конференциядә катнашучыларны битараф калдырмады.

Соңыннан чарада катнашучылар  Гаилә паркын, үзәк стадион, ачык бассейн биләмәсен карадылар. Районда акушерлык хезмәте үсешенә зур өлеш керткән табиб, Социалистик Хезмәт Герое Газифә Хәсәншина бюстына чәчәкләр салганнан соң,хатын-кызлар консультациясендә булдылар.

Конференциянең пленар өлеше "Тау" яшьләр үзәгендә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул районда халык сәламәтлеген саклауда иҗтимагый оешмалар, башкарма комитет, сәламәтлек саклау учреждениеләре бер йодрыкка тупланып, бергә башкарган эшләргә югары бәя бирде һәм район үзәк сырхауханәсе эшчәнлегенә тукталып үтте.

Соңыннан килгән кунаклар сүз алып, алар арасында акушер-гинекологлар да, хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар иде, үзләренең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

Мәгълүмат һәм фотолар: https://aznakaevo-rt.ru/ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев