Өлкән яшьтәге ялгыз ир-атларны бәйрәм белән котладылар
Изгелекнең чиге юк.
Кичә районда яшәүче ялгыз бабайларны Ватанны Саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр. Бүләкне "Игенче" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов бирде, "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар открыткалар ясады. Ветераннар советы һәм социаль яклау бүлеге бүләкләрне тапшырып, ялгыз бабайларны тәбрикләде. "Изгелекнең чиге юк. Иганәчегә бик зур рәхмәт. Алга таба да өлкәннәребезне сөендерергә язсын", -ди бүләкләрне ияләренә өләшүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев