Бәби курчаклар каян килеп чыккан?
Иләбәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән шул темага сөйләштеләр
14 майда билгеләп үтелә торган халык курчагы көне уңаеннан Иләбәр балалар бакчасында гасырлар тирәнлегеннән безнең заманга килеп җиткән уенчыкларга багышланган чаралар узды. Педагоглар балалар белән «Халык курчагының барлыкка килү тарихы» темасына әңгәмә үткәрделәр. Балалар Борынгы Русьта хуҗаларга гомер буена хезмәт иткән чүпрәк курчаклар хәзерләнгәнен белделәр. Курчакларны, хуҗаларына зыян китермәсеннәр өчен энәләр һәм кайчы кулланмыйча ясаганнар. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев