Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Байлар Сабасында 2026 ел өчен үзара салым акчасы җыю бара

Саба шәһәр җирлеге үзидарә органы мөрәҗәгате

Билгеле булганча, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2026 нчы ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән  җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 500 сум акча җыюга ризалык бирелде. Аның нигезендә, халыктан әлеге акчаны җыю эше бара. Нигезләмәгә таянып, әлеге акчаны 31 нче декабрьгә кадәр җыеп бетерү таләп ителә. Аны Байлар Сабасы бистәсе, Мәктәп урамы, 31 А йорты адресы буенча эш көннәрендә Саба шәһәр җирлеге җирле үзидарә органнары урнашкан бинага килеп түләргә мөмкин (шимбә көнне 11:00 кадәр дә кабул итәбез). Шулай ук оешма, учреждение, предприятиеләрдән чакырулар кабул итәбез һәм урынга барып эшне оештырабыз. Әлеге акчалар бистәне төзекләндерү өчен тотылачагын истән чыгармыйк, димәк, үзебезгә уңайлы һәм матур булсын өчен тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев