Байлар Сабасында яшәүче Рифмир Сөнгатуллинны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хөсәнов, район ветераннар советы рәисе Альфред Габдерахманов котлады.
Сөнгатуллин Рифмир Надырша улы 1935 елның 2 июнендә Сабабаш авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә. Соңрак гаилә Йомгалак авылына күченә. Рифмир Надырша улы Йомгалак мәктәбендә 4 класс белем алганнан соң, укуын Саба урта мәктәбендә дәвам итә. Өч ел совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Армиядән соң тракторчылар курсларын үтә, электрчылыкка укый, колхозда тракторчы булып эшли, 1964 елдан үзенең хезмәт юлын Сабаның яшелчә киптерү заводында инженер –механик булып дәвам итә һәм шуннан лаеклы ялга чыга.
1966 елда Рифмир Надырша улы Балык бистәсе кызы Нурсәнә Габдуллаҗан кызы белән тормыш корып, бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2016 нче елда, Нурсәнә апа безнең арабыздан китеп бара.
Бүгенге көндә хезмәт ветераны Рифмир Надырша улы булганына шөкер итеп, балалары, онык һәм оныкчыклары янәшәсендә, аларга әле һаман да зур терәк булып Байлар Сабасында гомер кичерә.
4 онык һәм 1оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев