Байлар Сабасында яшәүче Суфия Гыйльметдинованы 90 яшьлек олы юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Суфия Хисмәт кызы Гыйльметдинова 1935 елның 8 декабрендә хәзерге Теләче районы Олы Мишә авылында беренче бала булып дөньяга килә. Туган авылында 7 класс белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1954 нче елда үзенең авылдашы Гайфетдин абый белән тормыш корып, Байлар Сабасына күченеп киләләр. Суфия апа монда яшелчә киптерү заводында, сөт һәм май комбинатында хезмәт куя, аннан Сабаның икмәк пешерү заводында эшләп лаеклы ялга чыга. Суфия Хисмәт кызы кайда гына хезмәт куйса да, коллективта аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. Чөнки ул үз эшен һәрчак намус белән башкара.
Гайфетдин абый белән Суфия апа биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларга ныклы тәрбия һәм белем бирәләр. Кызганычка каршы, Суфия апаның тормыш иптәше һәм бер малайлары инде гүр иясе.
Бүгенге көндә Суфия Хисмәт кызы булганына шөкер итеп, балалары тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә. 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
Фотода Суфия апаның кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев