Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балачагын сугыш урлаган

Бу көннәрдә Сәрдә авылында яшәүче Хәйриҗамал Шәймәрдән кызы Вәлиева, 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатын кабул итеп алды. Юбилярларны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов, «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов тәбрикләде.

Хәйриҗамал  Вәлиева  Сәрдә авылында  дөньяга килә.  Башлангыч мәктәпне  тәмамлый. Яшьтәшләре кебек аның да  балачагы сугыш елларына туры килә.  Гомере буе колхозда төрле эшләр башкара. 1957 елда   авылдашы  Тимергали  исемле егет белән гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1988 елда лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәшен һәм улын югалту хәсрәтен кичерә.  Хәйриҗамал апаның 6 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә юбиляр килене һәм балалары тәрбиясендә, онык-оныкчыкларга сөенеп матур гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев