Бу кагыйдәләрне һәркем белергә тиеш!
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Шәмәрдәндәге 4 нче зона - эзләү коткару хезмәтендә эшләүчеләр балалар һәм яшүсмерләр өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча ачык дәрес үткәрделәр.

Чара яшүсмерләрне беренче медицина ярдәме нигезләре белән таныштыру һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәтүгә нигезләнгән иде.

Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр һәм чарада актив катнаштылар.

Нет комментариев