Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Балкыш»та ял итүчеләр һәвәскәр артистларны «Ялыбызны тагын да ямьләндердегез» дип алкышладылар

«Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы концерт программасы белән чыгыш ясады

 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев җитәкчелегендәге "Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсенең һәвәскәр артистлары –  шагыйрә Миннегөл Манихова, җырчылар Зөлфия Зиннурова, Венера Хуҗина, Мөдәррис Якупов, Татарстанның атказанган терлекчесе Ринат Шамилов, Фирдәүсә Нәзирова, баянчылар Тайфә Галимова, Таһир Исмәгыйлов катнашында узган концертны тамашачылар бер сулышта карадылар. Үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр. Ахырдан шундый матур ял кичәсе оештырганнары өчен артистларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. «Ялыбызны тагын да ямьләндердегез, бергәләп яшьлек җырларын искә төшердек, үткәннәргә кайттык, мондый ямьле чараларда тагын очрашырга язсын» дип озатып калдылар ял итүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев