«Балкыш»та “Тулган ай” концерты
Социаль хезмәт алучылар өчен ял сәгатьләрендә күңелле чаралар еш үткәрелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә күңелле чаралар үткәрелеп тора. “Тулган ай” ансамбле үзенең концерты белән ял итүчеләрне сөендерде. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Социаль хезмәт алучы өлкәннәр яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев