Барлык райондашларыбызны һәм кунакларны яшьләр көне уңаеннан үтүче мәдәни-спорт бәйрәменә чакырабыз!
27 июньдә «Олимп» стадионында (Г. Тукай урамы, 7 нче йорт) «Земля спорта» Бөтенроссия марафонының төбәк этабы үтәчәк.
Бу — энергиягә, спортка бай бер көн булачак!
Кичәнең төп бизәге — Татарстанның халык артисты Ришат Тухватуллинның чыгышы. Аның җырлары барлык кунакларның кәефен күтәрәчәк!
Программада:
08:00 — катнашучыларны теркәү (муниципаль этап җиңүчеләре);
09:30 — тантаналы ачылу;
09:45 — катнашучылар өчен зарядка;
09:50 — көч элементларын күрсәтү;
10:30 — волейбол, пляж футболы һәм ГТО буенча ярышлар;
11:00 — гаилә эстафетасы буенча ярышлар;
11:30 — көч экстримы буенча ярышлар;
13:40 — аркан тарту;
14:30 — бүләкләү, марафонның тантаналы ябылуы һәм артистлар чыгышы.
Гаилә белән килегез — олылар да, балалар да кызыксынып карар!
Ярышларда катнашырга теләгәннәр рәсми сайтта теркәлә ала. (афишадагы QR‑код ярдәмендә).
27 июньдә «Олимп» стадионында очрашканга кадәр!
#ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев