Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Башкалада кабынган гаилә учагы

Районыбызның яшь пары – Мифтаховлар никахы Мәскәүдә рәсмиләштерелде

12-19 май көннәрендә Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган Бөтенроссия туй фестивале узды.

Яшь пар – Иске  Мичән  авылы егете  Данияр Мифтахов һәм Кызыл Мишә кызы  Айгөл Гаттарованың законлы никахларын  теркәү тантанасы Россия башкаласының ВДНХ күргәзмәләр үзәгендә  узуы яшь пар өчен генә түгел, Татарстан күләмендә тарихи вакыйгага әйләнде. Чөнки бу көнне туй фестивалендә  Татарстаннан  бары бер парга язылышу бәхете елмайды. Әлеге истәлекле тантанада район  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова белән берлектә кәләш белән кияүнең әти-әниләре, энекәш-сеңелләре дә катнашып, балаларының  иң бәхетле көннәренең шаһитләре булдылар.  Яшьлек, әлбәттә, үзе матурлык, шуның өстенә  милли бизәкләр чигелгән татар күлмәгеннән, матур калфактан булган чибәр кәләш,  үзе өчен махсус тегелгән костюм-чалбар, түбәтәйле  кияү күз явын алырлык иде. Яшьләрнең мәктәп елларыннан ук башланган дуслыклары  олы мәхәббәткә китергән. Җиде ел дуслашып йөргәннән соң гомергә бергә булырга дигән ныклы карарга килгәннәр. Икесе дә  Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын тәмамлап, Данияр белем алуын әлеге уку йортында, Айгөл  КДМУның магистратурасында дәвам итәләр. 

“Мәскәүдә узачак туй фести­ва­лен­­дә Татарстанны тәкъдим итәрлек  матур татар парына катнашу хокукы бирелгәнен белгәч, май аендагы гаризалар арасыннан район җи­тәкчеләре белән берлектә әлеге пар­ны сайлап алдык. Республика  ЗАГС идарәсендә дә  хупланып, без күңелле сәфәргә кузгалдык. Әлеге чараның һәр сәгате  биредә катнашучылар өчен кызыклы, мавыктыргыч итеп бүленгән иде.  Ачылыш көнне төрле төбәкләрдән 100дән артык пар, шул исәптән Татарстаннан өч бертуганның никахлары рәс­миләштерелгән. 16 май – Идел буе федераль округы көне дип игълан ителеп, бу көнне  13 пар арасында районыбыз яшьләре тантаналы шартларда язылышты. Мәскәү ЗАГС идарәсе хезмәткәре кулыннан  ВДНХда теркәлгәннәрен раслый тор­ган  язылышу турындагы доку­ментны кабул итеп алды. Гаилә учак­лары кабынды. Һәрбер парның мил­ли киемнәрдән булуы әлеге тан­танага үзгә бер ямь, рух өстәде. Күңелле чараның максаты да Россия халыклары мәдәниятләренең күп­төрлелеген һәм бердәмлеген күр­­сәтүдә чагыла иде. Татарстаннан  "Агыйдел" җыр  һәм бию ансамб­ле дә катнашып, алар  югары сән­гать – матур концерт номерла­ры, туй йолалары күрсәттеләр. Кә­ләш тә, кияү дә күп балалы, үрнәк гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр, татар халкының милли үзенчәлекләрен,  Та­тарстаныбызны, Сабабызны лаек­лы тәкъдим иттеләр. Шәхсән үзем өчен дә зур тәҗрибә, эшчәнлегем өчен зур   мәктәп булды”, –дип ки­че­­решләре белән уртаклашты Гөл­нар Шәфыйкова.

Кадерләп-сөеп үс­тер­гән балаларының тиң ярын табып ка­вышулары, алай гына да түгел, законлы никахларын илебезнең башкаласында теркәү тантанасында катнашу  бәхете елмайган   әти-әнинең хис-кичерешләрен аңлау кыен  түгел. 

“Бу безнең өчен ис­­киткеч вакыйга, күңелләр тула, хис­ләр ташый. Безнең дә әлеге тантанада катнашу яшьлеккә кайтарды. Гид озатуында  Мәскәү шәһәре буйлап күңелле экскурсия оештырылды. Балаларына, оныкларына сөйләрлек тарихи вакыйга булды бу.  Бәхетле, нык, үрнәк гаилә булып яшәсеннәр”, – диләр кәләшнең әти-әнисе Ризидә һәм Айдар Гаттаровлар.

Уллары туса, Данияр кушарбыз, дип күңел түрендә йөрт­кән булганнар алар. Өч кыз тәр­бияләп үстергән күркәм гаиләнең Данияр исемле кияүле булуларын ничек итеп Аллаһ кушуы димисең инде...

“Гаилә төзү безнең өчен бик зур адым, зур җаваплылык. Шушындый мөһим көнебезне истәлекле  итеп үткәрә алганга без чиксез шатбыз.  Мәскәүгә  үзебез белән әти-әни­лә­ребез  дә бара алуы безнең өчен икеләтә куаныч булды. Безнең бә­хе­тебезгә, ул көнне көн дә бик матур, кояшлы иде. Фестиваль киң мас­штаблы итеп оештырылган, җыр-биюләр белән үрелеп алып ба­рыл­­ды. Төрле милләтләрнең җыр-бию­­ләрен тамаша кылдык, милли киемнәре белән таныштык. Фестивальне уздыручылар һәрбер мизгелне уйлап эш йөрткәннәр, программа минутлап язылып куелган иде. Безнең  тормышыбыздагы  иң бәхетле һәм куанычлы вакыйгабызны гомергә истә калырлык итеп уз­дырырга мөмкинлекләр тудырган өчен рәхмәтебезне республика,  районыбыз җитәкчелегенә,  без­нең гел янәшәдә булып, көч-дәрт биреп торган Гөлнар Шәфыйковага бик зур рәхмәт”, – диләр яңа тормышка аяк ат­лаган  Айгөл һәм  Данияр Мифтаховлар.

 Яшьләрнең алдагы тормышлары да шулай якты,  бәхетле, күңелле вакыйгаларга бай булып, илебез башкаласында кабынган гаилә учагы елдан-ел ныграк дөрләсен, дип теләргә генә  кала.

Язылышудагы фотолар белән монда танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев