Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба яшьләре Айгөл һәм Данияр Мифтаховлар законлы никахларын Мәскәү каласында рәсмиләштерде

Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында Гаилә елына багышланган Бөтенроссия туй фестивалендә райондашларыбыз да катнашты.

 16 май көнне  ВДНХ күргәзмәләр үзәгендә Татарстан көне узды һәм анда республикадан бердәнбер пар- Айгөл һәм Данияр парын язылыштырдылар. 

Айгөл кәләшебезнең зифа буен милли орнаментлар белән чигелгән затлы татар күлмәге, башын биек, матур калфак  бизәде,  Данияр да өстенә бик килешле  затлы костюм-чалбар кигән иде. Чарага килүчеләрнең күз карашлары күбесенчә әлеге парда булды! Язылышу процессы төгәлләнгәч, яшьләр ихлас котлау сүзләре, матур теләкләр кабул иттеләр.

  Данияр Иске Мичән авылы егете, Айгөл Кызыл-Мишә авылы кызы.  Яшьләр 7 ел очрашып йөргәннәр, икесе дә күп балалы гаиләдән. Мәскәүдә алар белән Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова һәм яшьләрнең әти-әниләре, туганнары да, Татарстан Республикасы "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле дә катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев