Белоруссиягә – Сабадан рәхмәт хаты
Татарстан Республикасының Белоруссиядәге вәкаләтле вәкиле Илһам Кашапов җирле татар диаспорасы җитәкчесе Эльвира Левшевич белән берлектә тыл ветераны Азат Максудовка Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды.
“Сез Бөек Ватан сугышы сынауларын кичереп, Җиңүне якынайтуга хезмәт фронтында үз өлешен керткән, сугыштан соң илне торгызган сугыш чоры баласы. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, алдыгызда баш иябез”, диелә Рәхмәт сүзендә.
Азат Максудов 1927 елда Елыш авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Вагыйз кибет тә тоткан. 1930 елда аларның гаиләсен (кияүләр, киленнәр кереп, барысы 13 кешене), кулак ярлыгы тагып, Красноярск краеның алтын руднигы булган Пит-Городок бистәсенә сөрәләр. Азат Максудов мәктәп тәмамлагач, Норильск күмер шахтасында хезмәт чыныгуы ала. “Геология һәм файдалы казылмалар разведкасы” белгечлеге буенча тау-металлургия техникумын тәмамлый. Геолог, отряд начальнигы булып эшли, экспедицияләрдә катнаша. Читтән торып Ленинград тау институтында белем ала. Геологик эзләнүләре югары бәяләнеп, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта 98 яшьлек ветеран кызы Татьяна Азатовна белән Белоруссиядә, Минский районы, Большевик агрошәһәрчегендә яши
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев