Бердәмлек бар җирдә эш тә бара, уңыш та бар
Сәхифәбез «Сатыш», «Кибәче» бүлекчәләренә багышлана
Тарихка күз салсак, Сатыш авылында "Марс" колхозы 1929 елдан оештырылган. 2003 елда крестьян (фермер) хуҗалыгы исемен алган, ә 2015 елдан "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе булып киткән. “Кибәче” совхозы 1986 елда “Икшермә” совет хуҗалыгыннан аерылып чыккан. 1996 елда Төбәк һәм Кече Кибәче авыллары кабат мөстәкыйль хуҗалыклар булып яши башлый. Әмма бүленү озак дәвам итми, 3-4 елдан алар “Кибәче” күмәк предприятиесенә берләшә. 2007 елдан “Кибәче” “Сатыш” бүлекчәсенә керә. Хуҗалыкны 2022 елның апреленнән Раил Рәфыйкь улы Шәймәрданов җитәкли.
Бер максатка хезмәт иткәндә
Җитәкче сүзе:
Раил Шәймәрданов,
“Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе директоры:
Безнең хуҗалык 2007 елдан “Кибәче” һәм “Сатыш” бүлекчәләрен үз эченә ала. Гомумиләштереп алганда сөрү җирләре 6591 гектар тәшкил итә. Барысы 3700 дән артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ике бүлекчәдә 208 кеше эшли. Коллективларның төп максаты – игенчелектә һәм терлекчелектә чыгымнарны киметү, алдынгы технологияләр кертү хисабына, ахыргы нәтиҗәләрне тотрыклы яхшырта баруга ирешү. 2025 елда ике бүлекчәнекен бергә алганда агымдагы бәяләрдә исәпләгәндә барлыгы 792,585 миллион сумлык продукция җитештерелде. Үсеш 2024 ел күрсәткеченә карата 125 процент тәшкил итә. Бер эшчегә 3847 мең сумлык продукция туры килә. Алынган акча кереме 15 процент үсеш белән 509,2 миллион сумлык булды. Әлеге саннарның нигезенә, әлбәттә, ике коллективның уртак тырышлыгын чагылдырган ашлык, ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләре салынган. Игенчелектә бүлекчәләрдәге гектар уңышы бер-берсеннән әллә ни аерылмый: Сатышта – 33,9, Кибәчедә 33,5әр центнер тәшкил итте. Шулай да үсемлекчелектәге технологияләрне үтәп бетермәү, ел да кабатлана торган агрохимик хаталар җитәрлек әле.
Терлекчелеккә килгәндә, 2025 елда Сатыш бүлекчәсендә барысы 5131 тонна (112%), бер сыерга 7761 килограмм сөт савылды, 3766 центнер ит (118%) җитештерелде. Малларның тәүлеклек артымы 1036 граммга җиттте. Кибәче бүлекчәсендә сөт җитештерү күрсәткечләре күпмедер кимү ягына үзгәрде, ит җитештерү –14, симертүдәге үгезләрнең, бозауларның үсеше 8 процентка яхшырды. Ике бүлекчәдә дә 100 баш сыердан бозау алуны арттыру, яшь малларның үсү чорында югары артым алу, тана бозауларның билгеләнгән срокларда тиешле авырлыгын булдырып, дөрес итеп каплатуны бурыч итеп куябыз. Тармакның хуҗалыкта төп акча керемен тәэмин иткәнлеген ферма эшчәннәре яхшы белә. Сөт узган елдагыдан 10 сумга түбән бәягә сатылганда продукциянең күләмен арттыру, бер баш малга карата үзкыйммәтне киметү, терлек азыгы әзерләүнең азрак чыгымлы технологияләрен куллану юлы белән акча керемен максималь арттыру ягына күбрәк игътибар бирү сорала. Сатып алына торган терлек азыгын һәм запас частьларны экономияләү дә моңа этәргеч бирәчәк. Сыерларга югары сыйфатлы азык ашатканда гына, алардан мул продукция алып була.
Игенчелеккә килгәндә, бөртекле культураларның сату бәяләре кайсы елныкын гына алсак та, югары дип әйтәсе килми. Шуңа күрә техник культураларны күбрәк чәчүне, әйтик, 200 гектарлап көнбагыш үстерүне, күпмедер мәйданда кукурузны бөртеккә игүне планлаштырабыз. Башкарылган эшләрнең учетын алып баручы бухгалтерия хезмәткәрләренә, белгечләргә һәр тармак буенча вакытында дөрес анализ ясап, айлык эш планнары төзеп, эшчеләргә хезмәтенә карата гадел түләү системасын булдыруны төп бурыч итеп куябыз. Үзебезнең булган техника, тәҗрибәле кадрлар, тырыш терлекчеләр, игенче-механизаторлар белән билгеләнгәннәрне уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанам.
Үссеннәр генә!
Сатыш кызы Рушания Исмәгыйлова, 1989 елда мәктәп тәмамлагач, фермага эшкә килә. Башта 25 ел сыерлар сауган, аннары бозаулар торагына күчкән. Хәзерге вакытта сеңлесе Рәмзия Гарипова белән 3 торакта 280 бозау тәрбиялиләр. Аларны 5 айга кадәр үстерәләр. уртача 900-920 грамм тәүлеклек артым алалар. Бозаулар чиста, йоннары елкылдап тора, тәннәренә ябышкан тизәк-мазар күрмәссең. Тораклар берничә секциягә бүленгән. Яшь малларны яшенә карап, берсеннән икенчесенә күчерәләр. Ай саен бозауларны үлчәгәндә ферма эшчеләре ярдәмгә килә. Зур булмаган читлекне хәтерләткән электрон үлчәүгә 280 малны кертү-чыгару бик мәшәкатьле эш. Тагаракларда сыттырылган бодай, “Иген” җәмгыятеннән китерелгән фураж, минераль өстәмәләр тулып тора. Яшьрәк вакытта ай ярым сыекландырылган коры сөт эчерелә. Үссеннәр генә! “Алларында тулып торганга карап, организмы сорамаса, артыгын ашамый алар, маемламыйлар, кисәк бирмәскә генә кирәк”, – диде ферма мөдире Радик Габдерахманов.
“Торакларга смена алышынганда ике ир-ат килә. Артым дүртебезгә дә тигез бүленә. Алар да сөбханалла гына эшли. Әмма кайчак ачуланып та куям, катырак торырга туры килә”, – диде Рушания Исмәгыйлова. Ул былтыр 246 баш бозау алган.
Атказанган исемен алды
Сатышта яшәүче Зөлфия Насыйбуллина мәктәптән соң һөнәр училищесында укып, 8 ел Казанда телеграфистка булып эшләгән дә, шәһәрдән бизеп авылына кайткан һәм аны “Марс” колхозы фермасына алмаш сыер савучы итеп алганнар. Шуннан соң да 32 ел узып киткән. Шушы вакыт эчендә үз һөнәренең остасы булып танылды. Республика буенча 7 айда бер сыердан 4,3- 5 тонна сөт сауган алдынгы операторлар рейтингына да керде, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. Ул терлекчелеккә кертелгән яңалыкларны камил үзләштерде. Алдынгы тәҗрибәне өйрәнү нәтиҗәсендә ул елдан-ел җитештерү күрсәткечләрен арттыра гына түгел, ә сыерларның продуктлылыгын күтәрүгә һәм сөт сыйфатын яхшыртуга да ирешә. Үзенә беркетелгән сыерлардан ул 2024 елда – 416 500, былтыр 756600 килограмм сөт савып алган.
Зөлфия ханым тәҗрибәле остаз буларак, тупланган тәҗрибәсен яшь савымчыларга теләп тапшыра. Лесной бистәсеннән килгән Гөлшат Хәлилова да аның үрнәгендә осталыгын арттыра бара. Ике абыйсы махсус хәрби операциядәге сыер савучыны хуҗалык яшәү урыны белән дә тәэмин иткән.
Быел терлекчелек тармагын үстерүгә керткән шәхси өлеше, югары җитештерүчән хезмәте һәм ирешкән уңышлары өчен Зөлфия Насыйбуллинага “Татарстанның атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Бу мөлаем, авыл тоткасы булган апаларның барысына да орден бирерлек.
Фотомизгелләр
Фронталь үзтөягечтә эшләүче Альберт Хәсәнов 2025 елда 5622 эталон/гектарда эш башкарган. Стажы –19 ел.
Төбәк комплексында 530 сыерның һәркайсыннан уртача 23-24 литр сөт савыла. Фидания Вәлиева белән Гөлсинә Фазылова 2025 елда барлыгы 57582 центнер продукция җитештергәннәр.
Өйләнеп кабат килгән
Сәрвәр Сәфәрбаев – 19 яшеннән Төбәккә эшкә килгән үзбәк егете. Комплекста аны тояк чирләрен дәваларга өйрәткәннәр. Үкчәле аяк киемнәре йөри-йөри тузган кебек сыерларның «түфлиләре» дә шулай ышкыла. Тоякларын вакытында кыскартып, чистартып тормасаң, сыер аксый башлый. Аяк сәламәт булу иткә, сөткә 10-15 процент үсеш бирә.
“Авыр хезмәт булгач, күп кеше бу хезмәткә алынмый да. Сәрвәр матур гына эшләп китте. Башта ташланасы сыерларны станок аша үткәрә. Савыла торганнары арасында аксаклары күренсә, аларны аерып алып калып, тоякларын чистарта. Җәрәхәтлеләре булса, аларны дәвалый. Өч көннән кабат контрольгә ала. Яралары төзәлеп бетмәсә, яңадан процедура үткәрә. Сыерларның сөте артуда аның өлеше күп керә”, – диде комплекс мөдире Илгиз Ибәтов.
Сәрвәргә эше дә, Кибәче яклары да ошаган. Шулай булмаса, Үзбәкстанга кайтып, бер ел торганнан соң кабат килмәс иде. Бу юлы инде өйләнеп, яшәргә дип. Хуҗалык аларга йорт сатып алып биргән. Хатыны хәзер декрет ялында.
Бик вак тарта ярманы
Халык, ярманы он итә генә белербез, дип, аны гына булдырырбыз, дигән мәгънәдә әйтә. Әмма һәркем тегермәнче була алмый. Бу һөнәр үзенең тарихы белән еракларга барып тоташа. Элек-электән тегермән, анда эшләүчеләр халык арасында бик абруйлы булганнар. Сатыш терлекчелек комплексында әлеге эшне Илдар Искәндәров өч ел башкара.
“Тегермән янына теләсә кемне якын җибәрергә ярамый. Эшләргә кеше калмагач, сыерлар саудырган җиремнән (оператор –авт.) миңа тәкъдим иттеләр. Барыбер таң белән торасы. Иртә белән бишенче яртыда тегермәндә булам. Бозау караучылар шул вакытта фуражга килә. Көн саен 5,5 тонна ашлык тартам“,– диде ул.
Илдар хезмәт юлын бозаулар караудан башлаган. Аннары үгезләр симерткән. Атларны тәртә арасына кертергә дә өйрәткән. Ул вакытта әле торакларга саламны, сенажны, фуражны ат җигеп ташыганнар. Юл бик начар, чокырлардан ат арбасын багылар (озын агач колга) белән күтәртеп чыгарасың. Баштан кичкән матавык. Хәзер капчык күтәрәсе түгел. Тегермәндә 4 тонналы ике бункерга ашлыкны шнек суыра. Бераз читтәрәк яшь малларга ашлык сыттыргыч күзгә ташлана.
“Онга мин язып биргән рецепт белән нинди малга булуына карап тоз, акбур, энергетик сорбент һәм башкалар кушыла. Барысы да төгәл үтәлә. Илдар Искәндәров кебек тегермәнче булганда эш бара,” – ди Радик Габдрахманов.
Хезмәте – юанычы
Гөлия Дәүлиева мәктәп тәмамлаганнан, ягъни 1990 елдан Төбәк комплексында эшли. Башта Яшел Үзән медицина училещесына укырга кергән була ул. Сагынуына түзә алмагач, авылга кайтып, фермага эшкә килә. “Бер дә үкенмим. Башта 17 ел сыер саудым. Хәзер яшь маллар карыйм. Соңгы көннәрдә таналар күп бозаулый, айга 50дә, 60 та була. Сыерларны бозауларга бер ай кала безнең торакка күчерәләр. Таналар белән эшләү, өйрәтү кыенрак, әмма безнең дә тәҗрибә бар. Ни әйтсәң дә, эшли башлаганга 39 ел була бит. Бозаулагач, вакытында угыз, даруын эчертеп, чисталыгын кайгыртсаң, алар тиз үсеп китә. Көнгә 6 литр сөт бирәбез. Күршем Гөлнур Әскәрова белән эшлибез. Янда ир-ат ярдәмчебез дә бар. Яңа туган бозауларны күчереп йөртергә, сөт бидоннарын ташырга көч кирәк бит”, – дип сөйләде ул.
Гөлия Дәүлиева өчен хәзер ферма эш кенә түгел, башына төшкән авыр кайгыларын вакытлыча булса да онытып, онытылып тору урыны да. 2024 елда кече уллары Сәйдәш контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткәч, хәбәрсез югалган. Эзләтеп караулар нәтиҗә бирмәгән. Ана өчен ул, исән, менә-менә кайтып керер кебек. Бер ел хәбәр-хәтер булмаган егетләрнең табылуы турында шактый ишеткән, шуңа өметен өзми. Авылдашлары белән СВОдагыларга маскировка челтәрләре үрү, “Солдат ашлары” әзерләүдә катнашу да Гөлия өчен зур юаныч. Тудыру бүлегендә эшләүче терлекче 2025 елда барысы 597 бозау алган. Барысы да исән-саулар.
Игенчеләрне кырлар көтә
Директор, язгы чәчүгә симәнә кайтты, хәзер шуны бушаталар дигәч, Бигәнәй амбарына бардык. Хәзер орлык материалларын бер тонна сыйдырышлы капчыкларда төяп җибәрәләр, ә бушату өчен иң кулай техника – JCB экскаватор-үзтөягече. “Саба” җәмгыятеннән килгән Нурфис Әхәтов аның маневрлану мөмкинлеген тулаем эшкә җикте. Ярты сәгать уздымы икән – “КамАЗ” тулы капчыклар аскуймаларга алып та куелды. “Бүген элиталы “Фрегат” сортлы 10 тонна борчак, “Ситара” язгы бодай симәнәсе кайтты. Анысы да 10 тонна. Алар 40ар гектар мәйданга җитәчәк һәм орлык участоклары булып торачак. Борчакның “Фрегат” сортын чәчкән юк иде әле. “Велес”ның репродукциясе искереп килгәнлектән, “Фрегат”ның безнең басуларга уңыш бирүчәнлеген сынап карарга уйладык. Шулай ук “Йолдыз” сортлы бодайны да яңартырга булдык. Арпаларның үзебездә әзерләнгән “Раушан” белән “Камашевский сортлары шулай ук элиталы. Көзге чәчү 850 гектарда үткәрелде һәм уҗымнарның торышы яхшы дияргә кирәк. Сабан культуралары – 1200-1300 тирәсе, кукуруз 500-550 гектар чамасы игеләчәк. Симәнәсе шушы көннәрдә кайтыр дип көтелә”,– дип сөйләде агроном Ризат Габдрахманов.
Игенчелектә эшне төгәл планнар төзеп, чәчү әйләнешенә, технология таләпләренә туры китереп алып барырга тырышалар. Паркларда кырга чыгарга әзерлек бара, техника, “КамАЗ”лар ремонтлана. Бигәнәй остаханәсендә тагылма агрегатлар – чәчкечләр, тырмалар, катоклар, культиваторлар төзекләндерелеп беткән. Табанлы, үзе культивацияли һәм үзе чәчә торган. “Джон-Дир” чәчү агрегатын гына карап бетерәсе бар.
Сыер бәйләүнең дә рәте бар
Бар иде Бигәнәйдәге комсомол-яшьләр фермасының районда данлыклы чаклары. Хәзер биредә унлап кеше продукцияне арттыру максаты белән дә эшли. “Ферма авылның тоткасы һәм киләчәге, – ди Гөлназ Латыйпова. – Барлык эшчеләребез Аккүл-Бигәнәй һәм Казанчы Бигәнәй авылларында яшәүчеләр. Читтән килгән кешеләр юк. Оператор Наил Галиәкбәров, сыер савчылар Миләүшә Нургалиева, Разия Мусина, Лилия Вәлиева – һәрберсенең стажы 30 елдан артык. Тракторчы Илгиз Зиннәтов миксер белән азык кертә. Терлекчеләр Раил Мирзаһитов, Фердинант Гайфетдинов, Фәнил Гасыймов, төнге каравылда торучылар Ирек Йосыпов һәм Фердинат Гыйлаҗиев, лаборант һәм яңа туган бозауларга сөт эчертүче Ләйсән Сәгыйрова – барысы да үз эшендә. Коллектив бердәм булмаганда, ферманы тоту кыен. Һәр эшнең үз тәртибе. Сыерны утардан алып кереп, дөрес итеп бәйләүнең дә рәте бар. Көнгә 1,8 тонна сөт савыла. Алты айдан олырак тана бозаулар безгә китерелә, капландыру вакытына җиткәч, янә Сатышка җибәрәбез. Маллар әнә шулай әйләнештә йөри”.
Гөлназ Латыйпова үзе ферма мөдире булып 2018 елдан эшли. Аннан терлекчеләр хакында күп җылы сүзләр ишеттек. Продукциянең чисталыгына игътибарның аеруча зур булуын да белдек. Үткәргечләрдәге сөтнең сыйфатын операторның эш урынындагы зур пыяла колбадан да күрергә мөмкин. Урамнарны кардан арындыручы механизатор Илдар Вәлиев ферма территориясен чистарту турында беренче чиратта кайгырта. Чөнки терлекчеләр эшкә иртә йөри, юллар ачык булырга тиеш.
Без булган көнне фермада Миләүшә Нургалиева сменасы иде. Аның стажы 33 елдан артык. Былтыр 70 сыердан 4970 центнер сөт сауган.
Сәхифәне Фәнил Мәүлетов әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев