Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Беренчеләр хәрәкәте” активистлары 6 метрлы Кар бабай ясаганнар

Дәү гәүдәле Кар Бабай сыны Саба урта мәктәбе биләмәсендә урын алган

“Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлекчәсеннән “Беренчеләр Кар бабае” акциясе старт алды. Ул балаларны һәм өлкәннәрне иҗади процесска җәлеп итү, Кар бабай ясауга бәйле халык традицияләрен саклап калу һәм аларга ярдәм итү, кышкы чорда җәяү йори торган урыннарда балаларның төрле танып белү һәм хәрәкәт эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм уңай эмоциональ халәт формалаштыру максатыннан оештырылды.

Әлеге акциягә районыбызның күпчелек мәктәпләре кушылды. Саба урта мәктәбенең “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары остазлары белән берлектә зур күләмдәге “Беренчеләр Кар бабае”н ясадылар. Күп көч һәм тырышлык ярдәмендә кар бабаебыз 6 метрлы булды. Иң мөһим максатыбыз булып, Кар бабайны “Беренчеләр хәрәкәте”нә багышлау иде. Ә инде соңгы гамәл булып, карлы активистка тантаналы рәвештә значок беркеттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев