Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биш улга гомер биргән

Юлбат авылында яшәүче Магъфия Хәмит кызы Гайфуллинаны 90 яшь тулу уңаеннан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, җирлек башлыгы, хуҗалык җитәкчесе котлады.

  Магъфия Гайфуллина 1934 елның 10 февралендә Хәмит белән Гайникамал гаиләсендә дөньяга килә. 1941 елда әтисе сугышка алына, ул шунда үлеп кала. 1942 елда укырга керә, 1947 елда 5 классны тәмамлый. Шуннан соң зуррак кызларга ияреп колхозга эшкә  чыга, төрле эштә һәм фермада эшли. 1955 елда күрше егете Вәлимөхәммәт Гайфулла улына тормышка чыга. 1956 елда уллары Хәйдәр, 1958 елда - Зәкәрия, 1962 елда - Илгиз, 1966 елда - Хәлим, 1971 елда Хәким туа 1984 елда лаеклы ялга чыга. Герой ана медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә кече улы гаиләсендә гомер кичерә, 9 оныгы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев