Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөек Җиңү көне – җанда ярасы, бәйрәм итте Байлар Сабасы

Парад төгәлләнеп, тантаналы музыка тынгач, Җиңү көненә багышланган концерт-митинг булды.

Парад төгәлләнеп, тантаналы  музыка тынгач,  Җиңү көненә багышланган концерт-митинг булды. Сугыш мәктәпләрдә  чыгарылыш  кичәләре  узган, иртәгә Сабантуйлар дигән  таң  алдынан башланып  китә. Нәтиҗәдә егет-кызларның якты киләчәккә  корган уй-хыяллары бозлы  кыяга бәрелеп  челпәрәмә  килә. Сәхнәдәге чыгырылыш сыйныф  укучыларының шат авазларын Ю.Левитанның сугыш башлануы  турындагы шомлы белдерүе өзде. Район  мәдәният  бүлеге хезмәткәрләре елау,  ачы  күз  яшьләре тулган соңгы  саубуллашу, гомерлеккә  аерылышу, яралы  солдатның үлем белән тартышуы   күренешләрен тетрәндергеч итеп  гәүдәләндерделәр. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов  үзенең  котлау  чыгышында әйткәнчә,  Җиңү бик  кыйммәткә төште, зур  корбаннар  сорады.  Районыбыздан яуга киткән  8427 кешенең  4989ы сугыш  кырларында  ятып калды, хәбәрсез югалды. “Без алар  алдында һәрвакыт бурычлы һәм  ул бурычны тырыш хезмәтебез белән , вазифаларыбызны үтәп  кайтарырга, ишле гаиләләр булдырырга, балаларыбызга  дөрес тәрбия бирергә тиеш.  Барыгызны да бәйрәм белән  котлыйм, тыныч тормыш, сәламәтлек телим”,– диде район  башлыгы. Бәйрәм  кунагы  Марат Сафиуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан котлавын  укыды.

    Аннары мәйданга  җиһазланган   сәхнәгә  язгы  чакырылышта хәрби хезмәткә китәчәк 38 егет чакырылып тәбрикләнде. Бәйрәм тантанасы Билгесез  солдатка һәйкәленә, Советлар Союзы Геройлары  бюстлары  куелган  изге  урынга һәм тыл  ветераннары стеласына чәчәкләр  салу, Җиңү  салюты белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев