Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүген 14.00 сәгатьтә Төп чыршы янында бәйрәмне “Сабагро” җәмгыяте оештырды (+видео)

Ике урында хот-дог, фри, цезарь-ролл, наггетсы, җиләк-җимеш чәйләре, каһвә саттылар

Быел оешма-предприятиеләргә техника парады  үткәрү урынына Яңа  ел каникулларында  балалар һәм олылар  өчен ял-күңел  ачу  чаралары оештырырга тәкъдим ителде. Парад онытылган да булыр  иде  инде. Ә уеннар бер атна инде,  дәвам итә. Бүген 14.00 сәгатьтә Төп  чыршы  янында бәйрәмне “Сабагро” җәмгыяте оештырды. Оешма җитәкчесе  Фәрит Нигъмәтҗанов олысын-кече  Яңа  ел һәм Раштуа бәйрәме белән  котлады. Исәнлек-саулык, бәхет, өйләренә тынычлык теләде.  Аннары уеннарга старт бирелде. Кыш бабайның күчтәнәчләр капчыгы мул  иде. Балалар арасында бүләк  алучылар уеннарда  катнашучылардан  да   күбрәк булып  чыкты. Яшьрәкләр (алып  баручы 14 яшьтән зурраклар  дип  игълан итте) тюбингларга  дусларын утыртып чыршы тирәли узыштылар һәм башка  уеннарда  катнаштылар. Ике  урында хот-дог, фри, цезарь-ролл, наггетсы, җиләк-җимеш чәйләре, каһвә саттылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев