Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Бөтендөнья хиҗаб көне билгеләп үтелә

1 февраль Бөтендөнья хиҗаб көне буларак билгеләп үтелә.

1 февраль Бөтендөнья хиҗаб көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

«Бөтендөнья хиҗаб көне Россиядә елдан-ел популярлаша. Бу көн - хиҗабның Аллаһы Тәгалә тарафыннан гүзәл затларга бирелгән әмере һәм шул ук вакытта зур бүләге булуын әйтү өчен тагын бер сәбәп. Нәрсә ул хиҗаб? Ул чәчне каплар өчен яулык кына түгел, ә хатын-кызны чит-ятларның тәртипсез күзләреннән һәм ниятләреннән саклый торган пәрдә дә. Хиҗаб – ул мөслимәнең тормыш рәвеше, тыйнаклыгы, пакьлеге, абруе, матурлыгы. Ул – аның таҗы!» – ди мөфти. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил Сәмигуллин башны каплау, исламнан тыш, христианннар һәм яһүдиләр динендә дә бар икәнен искәртеп үтә. «Россиядә хатын-кызлар гел каплана торган булган һәм шул рәвешле үзләренең гыйффәтен, әхлагын, инсафлыгын саклаган. Безнең көннәргә кадәр сакланган ХХ гасыр башы фотолары Россиядә традицион хатын-кыз киеме аның гәүдәсен, бит һәм кул чукларыннан гайре, баштан аякка кадәр яшергән. Икенче сүз белән әйткәндә, хиҗаб булган. Бүген дә Россия күпдинле ил булып кала бирә. Хатын-кызларга хиҗаб кию хокукы дин иреген раслаучы Конституция тарафыннан гарантияләнә», – ди мөфти.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев